Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
30 август 2019, 11:13

Яңа уку елын ничек каршылыйбыз?

* 1 сентябрь көнне Русия мәктәп­ләренә 2 миллион бала беренче сыйныфка барачак.

* 1 сентябрь көнне Русия мәктәп­ләренә 2 миллион бала беренче сыйныфка барачак. Быел беренче сыйныфка баручылар саны, узган елга караганда, 100 мең балага күбрәк.

* Республикада яңа уку елында 487 737 укучы мәктәпкә бара, аларның 55 меңе беренче тапкыр парта артына утырачак.

* Уфа мәктәпләренә 15 мең бала беренче сыйныфка укырга төшә. 2018 елда беренчеләрнең саны 14 меңгә якын булган.

* Республикада 21 мәктәп ачылуга бәйле, икенче сменада укучыларның өлеше 8 процентка кимиячәк.

* Быел 1 сентябрь ял көненә туры килү сәбәпле, укучылар һәм студентлар өчен уку елы 2 сентябрьдә башлана.

* Быел беренче тапкыр Белем көнендә республикада спиртлы эчемлекләр сату тыелачак. Бу чара тәртип бозуларга юл куймау, яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр куллануны киметү максатында эшләнә.

* Яңа уку елыннан республика укучылары 5 көнлек уку режимына күчә. Айның өч шимбәсен укучы үз теләге буенча түгә­рәкләргә йөри, гаиләсе белән үткәрә ала. Дүртенче шимбә — тематик булачак.

* Быел бөтен республикада мәктәп уку­чылары бердәм меню буенча тукланачак.

* 1 сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләрендә дә җылы бәдрәфләр булачак.

* Мәктәп укучыларына 8800 сумлык сертификатлар биреләчәк. Бу акчага муниципаль һәм шәхси мәгариф оешмаларындагы түгә­рә­кләргә һәм секцияләргә йөреп булачак.

* Мәктәпләрдә тәрбияви проектлар эшли башлаячак.

* “Гаилә фәне”, “Мәктәпләргә – кино­дә­рес­ләр”, “Позитив гадәтләр мәктәбе”, “Ки­ләчәккә юллама” һәм башка кызыклы проект­лар эшли башлаячак.

* 1 сентябрьдән республиканың 71 мәктәбендә “Взлетай!” программасы тормышка ашырыла башлый. Проект уку­чыларның сәләтләрен ачуга юнәл­телгән. Программа “Шахматта уйнарга өйрән!”, “Спорт белән дуслаш!”, “Интер­актив башкорт теле”, инглиз телен төпле өйрәнүне үз эченә алган “Иркен аралаш!”, “Минем гаиләм”, “Бие!”, “Руль артына утыр!” модульләрен үз эченә ала.

* Башкортстанның Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан мәктәпләрнең республика рейтингын кертә. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың 20 мәктәбе (унысы – шәһәр, унысы – авыл) мәгариф проектларын гамәлгә ашыру буенча 1 миллион сум грант алачак.

* БДИны 100 баллга тапшырган, Русия һәм халыкара олимпиадаларда җиңгән һәм призер­ булган укучыларның укытучыларына премияләр биреләчәк.

* “Мәгариф” һәм “Демография” гомум­дәүләт проектларына ярашлы, республикага быел — 600 миллион сум, ә 2021 ел ахырына 5 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчалар яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүгә юнәлтеләчәк.
Читайте нас: