Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
30 август 2019, 12:47

Укытучы һөнәре — изге эшләр нигезе

Күптән түгел канцелярия товарлары сатылган бер кибеттә ике яшь ханым балалары белән төсле каләмнәр һәм матур ручкалар сайлый: тиздән мәктәпкә бит

Күптән түгел канцелярия товарлары сатылган бер кибеттә ике яшь ханым балалары белән төсле каләмнәр һәм матур ручкалар сайлый: тиздән мәктәпкә бит. Бер-берсе белән сөйләшеп киттеләр һәм балаларының класс җитәкчеләре кем икәнлеге белән кызыксындылар.

— Бездә Татьяна Васильевна.


— Ә бездә Алевтина Васильевна. Беләсеңме, апамның кызын Елена Васильевна укыткан иде.

Әйе, хөрмәтле гәзит укучылар, дөрес аңладыгыз, бу бертуган Рупасовалар. Өчесе дә — башлангыч сыйныф укытучылары. Ә узган ел аларга Татьяна Васильевнаның кызы Мария да кушылды.


Мәктәптә очраклы кешеләр булмавы элек-электән билгеле. Кемдер килә һәм китә, ә педагогикага тугрылар, эшенә бар күңелен салганнар һәм балаларны яратканнар торып кала.

— Башлангыч сыйныф укытучысы — дөньяда иң изге, иҗади, кирәкле, мөһим һөнәрләрнең берсе. Дөресрәге, бу белгечлек кенә түгел, ә тормыш рәвеше. Ул дәүләт һәм җәмгыять алдында зур җаваплылыкка ия һәм укучыда мөһим әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә төп роль уйный, — дип сөйли апа-сеңелләрнең иң өлкәне Алевтина Васильевна. — Әниебез Антонина Рупасова бәләкәй чагыннан ук укытучы булырга хыяллана. Бу хакта ул безгә еш сөйли иде, шуңа күрә мин беренче булып аның хыялын тормышка ашырырга булдым.


Антонина һәм Василий Рупасовлар гаиләсендә биш кыз һәм бер малай үсә. Балалар үзара бик тату була, өлкәнрәкләре бәләкәйләрен караша, йорт эшләрендә ярдәмләшә. Алевтина урта мәктәпне тәмамлагач Благовещенск педагогия училищесына укырга керә. Ялга һәм каникулларга кайткан чагында, сеңелләренә уку һәм кызыклы студент тормышы турында сөйли. Һәм Татьяна да укырга, һичшиксез, шунда барырга карар итә. Ә Лена да шул ук училищега килгәч, укытучылар хәтта куанып китә, чөнки андый җаваплы, тырыш студентлар артык күп түгел... Иң кече сеңелләре Ольга да педагог, тик мәктәпкәчә белем бирүче, ул Екатеринбург шәһәрендә яши һәм эшли.


— Сеңлебез Люба һәм энебез Ванюша башка һөнәрләр сайлады, әмма туган авылыбызда яшиләр, балалар үстерәләр, — дип сүзгә кушыла Елена.

Өч бертуган хезмәт юлларын район үзәге мәктәпләрендә тапкан. Укуларын тәмамлагач Аскынга кайтканнар, гаилә корганнар һәм тормыш иптәшләре белән өчәр бала тәрбиялиләр, читтән торып югары белем алганнар.

Ни өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайладыгыз дигән сорауга Татьяна Васильевна елмаеп:

— Ә башкача ничек? Башлангыч сыйныф укытучысы — күңел халәте. Беренче укытучы бала өчен һәрчак ярдәм итәргә әзер торган икенче әнисе дигән сүз, — дип җаваплады.


Мәдәни-массакүләм эш Рупасовалар өчен иң мөһимнәрнең берсе. Алар көндезге лагерь начальниклары, башлангыч сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә бөтен мәктәп балалары өчен төрле мавыктыргыч чаралар үткәрә, үзләре сценарийлар яза. Барысы да үз эшләре осталары, бар күңелләре белән сайлаган һөнәрләренә тугры, белемле, сәләтле, балалар сөюен яулаган, хезмәттәшләре һәм ата-аналар арасында хөрмәт казанган укытучылар.

— Үзебезне бик бәхетле дип исәплибез, чөнки безгә Аскын 1нче урта мәктәбенең сәләтле, изге күңелле укытучылары белем бирде, — дип сөйли Алевтина Васильевна. — Эш башлаган мәлебездә бар яклап та остазларыбызга охшарга тырыштык. Һәр укытучы нәкъ үзенең укучысы уңышка ирешүен телидер, мөгаен. Һәм бу шулай килеп чыкса, ихлас куана.


Узган ел аларның эшен Татьяна Васильевнаның өлкән кызы Мария дәвам итәргә була. Ул бәләкәйдән әнисенең дәфтәр тикшергәнен, сурәт төшергәнен күреп үсә һәм “мәктәп” уйнарга ярата. Һәр кичне Мария Геннадьевна курчакларын тезеп утыртып, будильник белән кыңгырау шалтырата да дәрес башлый. Ул вакытта нәни кызчык гамьсез балачактагы бу уены киләчәктә җитди эшкә әвереләчәген башына да китермәгәндер...


Әлеге вакытта Мариянең, әнисе һәм апаларының һәр көне сәгатьләп бүленгән: дәресләр, класстан тыш чаралар, педсоветлар, мәктәп эче контроле, ата-аналар җыелышлары, балалар белән аерым шөгыльләнүләр. Моңардан тыш, өйдә дә башкарасы эшләр җитәрлек, әмма алар барысына да өлгерә, чөнки терәк-таянычлары ныклы: тормыш иптәшләре укытучы эшенең мөһимлеген, авырлыгын яхшы аңлый.

Елена Альшина.

Автор фотосы.
Читайте нас: