Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
29 август 2019, 18:18

Бер миллион сум акчаны кемнәр алачак?

“Авыл укытучысы” программасы балалар бакчасы тәрбиячеләренә кагылмый.

“Авыл укытучысы” программасы балалар бакчасы тәрбиячеләренә кагылмый.

“Авыл укытучысы” программасы кысаларында каралган федераль түләүләргә 55 яшькә кадәр булган педагоглар өмет итә ала. Бу хакта һәм әлеге программа шартлары турында Русия Мәгариф министрлыгының рәсми хатында аңлатыла.

Ведомство белдерүенчә, “Авыл укытучысы” программасы балалар бакчасы тәрбиячеләренә һәм башка педагогия хезмәткәрләренә кагылмый. Ул бары тик укытучылар өчен каралган.

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында, сәламәтлек саклау системасындагы “Земский доктор” программасы кебек, укытучылар өчен “Авыл укытучысы” программасы булдыруны тәкъдим иткән иде. Махсус программа авылга, район үзәгенә, кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар өчен каралган.

Ил башлыгы тәкъдим иткән “Авыл укытучысы” программасы буенча, авылга һәм кечкенә (халкы 50 меңгә кадәр булган) шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар бер миллион сум күләмендә акча алачак. Яңа программа 2020 елдан эшли башлаячак.
Читайте нас: