Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
29 август 2019, 18:20

Белем дөньясына юл ачучы

Укытучы — дөньяда иң изге, мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе.

Укытучы — дөньяда иң изге, мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Кеше тормышта нинди генә юл сайламасын, белемне аңа укытучы бирә. Нинди генә фәнне алма, аны үзләштерү өчен телне яхшы белү кирәк.


Аскын 1нче урта мәктәбендә хезмәт салучы Раушания Нурмөхәмәт кызын районда белмәгән кеше сирәктер. Ул бөек рус теле серләрен ачкан, сөю уяткан, әдәби әсәрләрнең асылын аңларга өйрәткән укучыларының саны берничә меңгә җитәдер, мөгаен.

Нәкъ 55 ел элек ишле гаиләдә дөньяга килгән Раушания Нурмөхәмәт кызы бәләкәйдән теремек, зирәк бала булып үсә. Аның укырга теләге шулкадәр көчле була, хәтта биш яшеннән апасына ияреп мәктәпкә йөри башлый. Башта укытучылар яшең җиткәч килерсең, әлегә кайтып тор дисәләр дә, аның ныкышмалылыгын күреп, дәресләрдә утырырга рөхсәт итәләр.


Шуңа күрә яшьтәшләре белән укый башлагач, аңа уку җиңел бирелә. Аннары дәрестә алган белемен ул өйдә үзеннән кече туганнары белән “мәктәп” уйнап ныгыта бара.

Үрмияз урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, Бөре педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Студент еллары сизелми дә үтә, кулына рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алган яшь белгечне юллама буенча Арбаш урта мәктәбенә җибәрәләр. Анда ике ел эшләгәннән соң, Аскын 1нче мәктәбенә күчә һәм менә 33нче ел инде биредә тырышып, бар күңелен салып, зур җаваплылык тоеп, намус белән эшли. Укучыларының төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын югары баллга тапшырулары моңа ачык дәлил.


— Раушания Нурмөхәмәт кызы белем багажы һәм тәҗрибәсе бай, таләпчән, гадел, эшенә мөкиббән киткән, хезмәт хакы алу өчен түгел, ә нәтиҗәсе булсын өчен эшләүче укытучы, — дип сөйләде яраткан укытучысы турында Гөлнара Хәсәнова. — Ул безне бердәм дәүләт имтиханына вакыт белән исәпләшмичә, дәресләрдән соң калып та, ял көннәрендә бүленеп тә, шулкадәр җентекле әзерләде, шуңа да бернинди репетиторга йөрмичә, югары баллга тапшыра алдык. Ә имтиханны яхшы тапшыру — теләгән уку йортына керү мөмкинлеге дигән сүз, моның өчен аңа рәхмәтебез чиксез. Әле дә аның белән араларны өзмибез, аралашып торабыз, ул безнең тормыш белән кызыксына, уңышларыбызга ихлас сөенә, шундый изге күңелле, ачык кеше. Аны районда иң көчле тел белгечләренең берсе дисәм дә, һич арттыру булмас.

Әйткәндәй, Раушания Нурмөхәмәт кызына бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә ярдәм сорап, Уфа мәктәпләрендә укучылар да мөрәҗәгать итә. Һәр укытучы өчен укучыларының уңышы хезмәтенә иң зур бәя.


Күпсанлы рәхмәтле укучыларының берсе — Эльвина Хәтмуллинаның: “Тик рус теленнән югары баллар ярдәмендә нефть-техник университетына керә алдым”, дигән сүзләре, Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Рөстәм Мөхетдиновның бүген дә рәхмәт белдереп СМС язуы укытучылары өчен күркәм бүләк. Раушания Әхмәдишинаның укучылары белем алуларын республикабызның гына түгел, Санкт-Петербург, Төмән, Казан, Пермь, Екатеринбург шәһәрләренең югары уку йортларында да уңышлы дәвам итә. Нәкъ рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаучылар да бихисап. Мәсәлән, Эльза Абкадирова бүген Төмән өлкәсендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, Регина Суфиянова филология факультетының соңгы курсында белем ала, ягъни укытучы үзенә лаеклы алмаш, эшен дәвам итүчеләр үстергән.


Тынгысыз укытучы даими эзләнүдә, белем бирүнең заманча ысулларын өйрәнә. Укучылары республика һәм Бөтенрусия иҗади, фәнни-тикшеренү эшләр конкурсларында катнаша һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Хезмәттәшләре, ата-аналар арасында зур абруй казанган, укучыларының чын сөюен яулаган укытучының хезмәте лаеклы бәяләнгән: ул район хакимияте, мәгариф бүлеге, БР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән.

Раушания Нурмөхәмәт кызын күркәм юбилее һәм Белем бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, иҗади уңышлар телисе килә.

Автор фотосы.
Читайте нас: