Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
27 август 2019, 16:53

Салкын бәдрәфләр булмаячак

Яңа уку елында республика мәктәпләренә 487 737 бала укырга бара.

Яңа уку елында республика мәктәпләренә 487 737 бала укырга бара. Тәү тапкыр парта артына 55 мең бала утырачак.

Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә бу хакта мәгариф министры Айбулат Хаҗин җиткерде.

Быел 21 мәктәп сафка кертелү сәбәпле, икенче сменада укучылар саны 8 процентка кимиячәк. Яңа уку елына 1310 мәктәп әзер.

Быел мәктәпләрне кабул иткәндә аларга янгын хәвефсезлеге һәм санитария законнары өлкәсендә бозылган таләпләр исемлеге язылган чек-битләр тапшырылды. Аларны 1 сентябрьгә кадәр бетерү бурычы куелды. Әлеге вакытка ачыкланган барлык җитешсезлекләр юкка чыгарылган.

Террорчылык хәвефсезлеген тәэмин итү максатында белем бирү учреждениеләрендә тиз арада хәбәр итү, видеокүзәтү җиһазлары урнаштырыла. Моның өчен 313 миллион сум акча бүленгән.

Төп санитар таләпләрнең берсе мәктәпләрдә салкын бәдрәфләрне бетерү иде. Мишкә районында — 26, Зилаерда 7 мәктәптә бу уңайдан эшләрне вакытында төгәлли алмау куркынычы бар.

Радий Хәбиров киләсе елга мәктәпләрдә — спорт, балалар бакчаларында уен мәйданчыкларын төзекләндерү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга акча бүлү мөмкинлеген карарга кушты.
Читайте нас: