Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
27 август 2019, 11:48

Пенсионер укытучылар өйдә утырмаячак

Алар мәктәпкә ярдәмгә киләчәк.

Алар мәктәпкә ярдәмгә киләчәк.

Укытучылар җитмәү һәм педагогларга зур йөкләнеш булу сәбәпле, республика мәктәпләрендә “Классная дама” проектын сынап карарга уйлыйлар.

Яңа проект буенча, “көмеш” яшьтәге волонтерлар, ягъни педагог-пенсионерлар, укытучыларга ярдәм итү өчен мәктәпләргә чакырылачак. Аларга тәнәфес вакытында тәртип сагында тору, балаларны өйләренә озату, шулай ук дәрес әзерләргә ярдәм итү кебек эшләр тапшырылачак.

Төбәкнең Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әлегә яңа проект 54 белем бирү оешмасында сынап каралачак. Әгәр ул уңышлы килеп чыкса, башка мәктәпләргә дә кертеләчәк.

“Классная дама” укучылар өчен икенче сыйныф җитәкчесе кебек булачак.
Читайте нас: