Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
23 август 2019, 14:16

Балаларны ихлас ярату — иң мөһим шарт

Балалар бакчасында эшләүчеләргә артист та, рәссам дә булырга туры килә.

Балалар бакчасында эшләүче һәркемгә артист та, рәссам дә булырга туры килә. Әмма аларның иң мөһим сәләте — балаларны чын күңелдән сөю.

Аскын 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Хәмәтхановага нәкъ шушы сыйфатлар хас. Ул “балачак иле”ндә 18 ел эшли.

Гөлназ Тәфсир кызы агымдагы уку елында “Ел педагогы” конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды.

Һөнәри осталыкка районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән җиде хезмәткәр катнашты. Шарт буенча беренче этапта катнашучылар дәресләрне үзләре эшләгән түгел, ә башка балалар бакчасында үткәрергә тиеш. Теманы жирәбә буенча бүлделәр. Миңа урта төркемдә “Һөнәрләр” темасын ачыклау туры килде, — диде Гөлназ Тәфсир кызы.

Гөлназ Хәмәтханова билгеләвенчә, бу чара — шәхесне үстерү, үзеңне һөнәри эшчәнлектә ачыклау, бай тәҗрибә туплау мөмкинлеге.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: