Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
16 август 2019, 18:13

Радий Хәбиров: "Баланың файдалы эш белән шөгыльләнү өчен вакыты булырга тиеш"

Яңа уку елыннан республика укучылары 5 көнлек уку режимына күчә.

Яңа уку елыннан республика укучылары 5 көнлек уку режимына күчә. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров август киңәшмәсендә ассызыклавынча, әлеге яңалык балалар сәламәт һәм бәхетле булсын өчен кертелде,

"Чыгарылыш сыйныф укучылары интеллектуаль яктан үсешкән һәм көчле булсын өчен мәгариф системасында "Үсеш нокталары", кванториумнар булдырыла. Безгә укучыларыбыз мәктәпне тәмамлаганда белемле генә түгел, сәламәт, бәхетле гражданнар булсын өчен күп көч салырга кирәк. Шуңа күрә без яңа уку елыннан атнасына биш көнлек укуга күчәбез. Мине әле булса тәнкыйтьлиләр, ләкин баланың файдалы эш белән шөгыльләнү, әти-әнисе белән булу, бер урынына ике көн ял итү өчен вакыты булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Мәгълүм булуынча, республика җитәкчесе биш көнлек уку атнасына күчү турында февраль аенда үткән "Взлетай" мәгариф форумында игълан итте.
Читайте нас: