Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
16 август 2019, 16:21

Айбулат Хаҗин: "Ике ай ярымда 342 мең бала җәйге лагерьларда ял итте"

Август киңәшмәсенең дискуссия мәйданчыкларында күтәрелгән көнүзәк темаларның берсе республикада балаларны сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыруда хәвефсез мохит булдыруга багышланды.

Август киңәшмәсенең дискуссия мәйданчыкларында күтәрелгән көнүзәк темаларның берсе республикада балаларны сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыруда хәвефсез мохит булдыруга багышланды.

Республикада ике ай ярым вакыт эчендә 342 мең бала җәйге ял лагерьларында сәламәтлеген ныгытты. Әлеге вакытта өченче смена үз эшен алып бара. Бу хакта мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин сөйләде.

- Быел республикада беренче тапкыр "Ворлдскиллс Юниорлары" республика профильле сменасы эшләде. "Толпар" шифаханәсе базасында заманча уен технологияләре программасы кертелде. Шул рәвешле, шифаханә "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында конкурста җиңде һәм 11,8 миллион сум грант алды. Республиканың 148 укучысы Әстерхан өлкәсендәге "Победа" Бөтенрусия хәрби-тарихи лагеренда катнашты. "Җәйләү" сменасы быел аеруча популяр булды, хәтта халыкара дәрәҗәгә ия булды. Биредә быел АКШтан 4 бала ял итте. Шулай ук, Кырмыскалы районында урнашкан "Виктория" лагеренда быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 14 бала өчен профильле смена оештырылды - диде Айбулат Вәкил улы.

Ведомство җитәкчесе бу өлкәдә булган проблемаларга, күңелсез очракларга аерым тукталды. Ял сезоны башлану белән Бөре районында үсмер белән булган фаҗига, Зианчура районында "Алые паруса" лагере ашханәсендә булган янгын хәл ителәсе мәсьәләләрнең җитди булуына ишарәли.
Читайте нас: