Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
2 август 2019, 13:20

Күмәк көч яу кайтара

Мәгариф учреждениеләре мөдирләренең, директорларының район киңәшмәсендә балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлегенә кагылган көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.

Мәгариф учреждениеләре мөдирләренең, директорларының район киңәшмәсендә балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлегенә кагылган көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.

Беренче сүз район мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Фатиховка бирелде. Башта ул Петропавловка, Карткисәк һәм Солтанбәк мәктәпләре директорларына юбилей бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге май аенда ук башлануы һәм җылыту сезоны хәвеф-хәтәрсез үтүе турында сөйләде. “Теплоклимат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ел саен сигнализаторларны һәм вентиляция каналларын тикшерә. “Титан” җәмгыяте “Күкчәчкә” балалар бакчасында пар казаннарын алмаштыра, Карткисәк авылында җылыту трассасын ремонтлый, Күнгәк авылындагы балалар бакчасы радиатрларына секцияләр өстиләр. Утын 80 % хәзерләнгән, Куяштыр һәм Петропавловка мәктәпләренә тагын да китерәсе бар әле. Күбияз, Үрмияз, Кашка, Иске һәм Яңа Казанчы мәктәпләре киртәләп алына.

— 16 мәктәптә бәдрәф төзелешенә республика бюджетыннан акча бүленде. Кыйгазы һәм Карткисәк мәктәпләре өчен ике миллион сумга якын акча бүленде. Калган объектларга килешүләр төзедек, өстенлек районның кече эшкуарлык субъектларына биреләчәк, — диде Илшат Рәшит улы. — Барлык эшне дә агымдагы елның 31 августына тәмамлау планлаштырылган.

Шулай ук ул мәгариф учреждениеләренең хәвефсезлеге мәсьәләләренә тукталды. Терроризмга каршы якланганлыкка 4473 мең сум бүленгән, бу акчага 50 учреждениегә саклау сигнализациясе урнаштырылган. Алты башлангыч мәктәптә — видеокүзәтү системасы: тиешле җиһаз якынча өч миллион сумга алынган, аны монтажлауга килешүләр төзелә.

Район мәгариф бүлегенең хезмәтне яклау буенча инспекторы Ридаль Талипов хәвефсезлек турында башланган әңгәмәне дәвам итте. Бу мәсьәлә көнүзәк һәм һәрвакыт район прокуратурасы күзәтүендә булачак.

— Район үзәге мәктәпләрендә территориягә кертү режимын башкару өчен шлагбаумнар урнаштырыла. Белем бирү учреждениеләрен көндез махсус укытылган кешеләр саклаячак, ә кичкелеккә ул пультка тапшырыла. Мәктәп җитәкчеләренә һәм финанс идарәлегенә 1 сентябрьгә кадәр килешү төзү өчен оешма сайларга кирәк, — диде ул.

Киңәшмәдә укучылар туклануы мәсьәләсе дә күтәрелде. Мәктәп ашханәләренә, кайнар аш белән тәэмин итүгә аеруча игътибар бүләргә кирәк, чөнки балаларның сәламәтлеге шуңа бәйле. Ришат Марат улы бу хакта искә төшерде. Шулай ук ул район дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру кампаниясен лаеклы үткәрелүен билгеләп үтте һәм комиссия әгъзаларына рәхмәт белдерде.

— Әйе, мәгариф системасында хәл ителмәгән проблемалар бар. Бердәм көч белән бөтен авырлыкны җиңеп була. Нинди генә хәлләр килеп тумасын, кешелек факторына игътибар итәргә кирәк. Мин укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең үз-үзләрен тотышы мәсьәләсен дә күтәрер идем, чөнки педагог авылда һәрвакыт барысы өчен дә үрнәк булды. Кайбер укытучыларның килешсез, әдәпсез холыклары турында шалтыратулар да булды. Әлегә фамилияләре белән әйтмим, әмма бу мәсьәләгә кире кайтабыз әле. Хөрмәтле җитәкчеләр, коллективларда хәвефсезлек турында тагын да әңгәмә корырга кирәк: балаларны урамда үзләрен генә калдырмау мотлак. Күптән түгел район үзәгенең кәеф-сафа кору урыннары буенча үткәрелгән рейд үсмерләрнең комендант сәгатен үтәмәүләрен ачыклады: элекке балалар бакчасы йортында кальян тарталар. Ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: төнге сәгать икедә-өчтә балаларыгыз кайда йөри, нәрсә белән мәшгуль? Шушы проблеманы хәл итүгә ата-аналарны да җәлеп итәргә кирәк.

Шулай ук конкурсларда һәм грантларда катнашырга, яңа технологияләр кертергә кирәклеге билгеләп үтелде, мәсәлән, “Мельница” балалар иҗаты үзәгендәге кебек. Аларга технопарк ачу өчен 200 мең сум бүленгән. Шушы көннәрдә Иске Казанчы мәктәбе “Санлы мәктәп” проектына кушыла. Ришат Марат улы киңәшмәгә йомгак ясап, укытуда, белем бирүдә иң мөһиме нәтиҗә, диде. Нәкъ үз көчләренә ышанган, эрудицияле, заман белән бергә атлаган, төрле яклап үсешкән балалар — мәгариф өлкәсендә инновацион практикалар кертү нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече.

Әйткәндәй

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге 5-9 августта кабул ителә. Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә түбәндәге критерийлар буенча бәя бирелә: кышкы шартларда эшләүгә әзерлек, тышкы күренеш, бүлмәләр җиһазланышы, мәктәп яны тәҗрибә участогы, ремонт эшләре һ.б. Барысы да мәктәпләрне тикшерү актларында чагылачак.

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 26 августта үтәчәк.

Нина Николаева.

Автор фотосы.
Читайте нас: