Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
30 июль 2019, 13:04

Укытучыларның эш хакы бик зур диләр...

Педагоглар иң аз хезмәт хакы алган төбәкләр ачыкланган.

Педагоглар иң аз хезмәт хакы алган төбәкләр ачыкланган.

Русиядә укытучыларның уртача эш хакы 45,6 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта 14 өлкәдә һәм республикада кайбер укытучылар 30 мең сумнан түбәнрәк хезмәт хакы алып эшли икән. Бу хакта “Росстат” хәбәр итә.

“Росстат” мәгълүматлары буенча, иң аз эш хакы алучы укытучылар - Белгород (29,3 мең сум), Иваново (29 мең сум), Орел (28 мең сум), Новгород (28,8 мең сум), Саратов (27,5 мең сум) һәм Пенза (26,9 мең сум) өлкәләрендә, шулай ук Мордовия һәм Марий Эл республикаларында (24,2 мең сум), Төньяк-Кавказ федераль округында (26,3 мең сум).

Шул ук вакытта, хезмәте өчен аена 100әр мең сум алып эшләгән укытучылар да бар. Мәсәлән, Магадан өлкәсендә педагогларның уртача эш хакы 100 мең сум тәшкил итә. Ненец автономияле округында — 104,9 мең сум, Ямал-Ненец автономияле округында 118,4 мең сумга кадәр җитә. Мәскәүдә педагогларның уртача хезмәт хакы 95,7 мең сум булса, Санкт-Петербург укытучылары башкаланыкылардан шактый калыша, аларныкы 55,5 мең сум чыга.
Читайте нас: