Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
23 июль 2019, 13:59

Җәйге каникулларны кыскартырга уйлыйлар

Белгечләр аның балалар сәламәтлегенә зыянлы булуын ачыклаган.

Белгечләр аның балалар сәламәтлегенә зыянлы булуын ачыклаган.

Америка галимнәре кече яшьтәге мәктәп укучыларына өч ай ял иткәннән соң, парта артына утыру стресс тудыруын һәм артериаль кан басымы күтәрелүен ачыклаган. Шуңа күрә белгечләр җәйге каникулларны кыскартырга тәкъдим итә.

Педагоглар да озакка сузылган ялдан соң, эшкә җиңел генә кереп китә алмый, стресс кичерә икән. Бу хәлнең гипертония авыруын китереп чыгарырга сәбәпче булуы мөмкин. Стресс болай да кеше организмы өчен зур йөкләнеш булып тора.

Медицина белгечләре фикеренчә, җәйге каникулларны кыскарту организмга ел саен акыл хезмәтен онытмаска ярдәм итәчәк.
Читайте нас: