Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
22 июль 2019, 18:21

Вуз укытучыларына аерым грантлар булдырылырмы?

Бу хакта ил башлыгы үз фикерен белдерде.

Бу хакта ил башлыгы үз фикерен белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин Урал федераль университеты студентлары һәм аспирантлары белән очрашу вакытында вуз преподавательләренә аерым грантлар булдыру мөмкинлеге турында уйларга вәгъдә бирде.

— Бездә бик күп төрле грантлар бирелә, шул исәптән яшь фәнни тикшеренүчеләргә дә. Преподавательләрне аерым билгеләргә кирәк микән? Бу турыда уйларга кирәк, — диде ил башлыгы.

Президент билгеләвенчә, хәзер яшь фәнни тикшеренүчеләргә грантлар тигез бүленеп бара. “Әгәр дә без хәзер вузларда фәнне һәм тикшеренү эшләрен берләштерәбез икән, димәк, вуз фәне турында сөйләгәндә андагы преподавательләрне күз уңында тотабыз. Алар өчен аерым грантлар бүлү мөмкинме икән? Шулай да, мөмкиндер, —дип өстәде Президент.

Владимир Путин ассызыклавынча, югары уку йортларына педагоглар әзерләү мәсьәләсе һәрвакыт кискен торачак.

#ВладимирПутин
Читайте нас: