Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
22 июль 2019, 18:50

100 җиңүчегә — 600әр мең сум

Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында

Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында республика җитәкчесе Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү турындагы указга кул куйды.

Документка ярашлы, авылда эшләүче яшь укытучы­лар­ның һәркайсына быел 1 июльдән ел саен 600 мең сумлык 100 грант тапшырылачак.

Грантлар­ны бирү буенча республика комиссиясе, аның составы һәм грантлар турында положение указ белән расланган. Республиканың Мәгариф министрлыгы, әлеге указга ярашлы, агымдагы елда грантлар тапшыруга конкурс игълан итә.

Грант алуга конкурста халкы 10 меңнән артык булмаган авыл җирендәге белем бирү оешмасында кимендә ике ел эшләүче һәм нагрузкасы бер ставкадан ким булмаган, 35 яшькә кадәр булган укытучылар катнаша ала. Грант алучы укытучылар үзләрен тәкъдим иткән мәгариф оешмасында ким дигәндә 10 ел эшләргә тиеш.

Аларны мәктәпләр һәм районның мәгариф идарәләре тәкъдим итә.

Документлар 1 июльдән 1 августка кадәр кабул ителә.

Зөлфия Фәтхетдинова.
Читайте нас: