Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
16 июль 2019, 12:53

Сәләтле һәм таләпчән укытучы

Әйе, тормышта һәркемнең үз сукмагы, үз юлы.

Әйе, тормышта һәркемнең үз сукмагы, үз юлы. Кеше аны үкенмәслек эшләр башкарып үтәргә тиеш. Якты нур кебек кешеләр бар бу дөньяда. Шундыйларның берсе — Кашка авылында яшәүче Зилә Госман кызы Әфризунова. Ул үзенең 34 ел гомерен рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укытуга багышлаган.

Тормыш 14 июльдә аңа ике бишле куячак. Укытучы хезмәтенә ул очраклы гына килеп эләкмәгән. Әнисе Фәрзүнә апа һөнәре буенча балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәндә үк ул киләчәктә укытучы булу хыялы белән янып яши һәм тырыш кызыкайның уй-теләкләре гамәлгә аша. 1981-1985 елларда Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлавы һәм Чураш сигезьеллык мәктәбе ишеген кыюсыз гына ачып кереп, укытучы булып эшли башлаган елы бүгенгедәй хәтерендә. Яшь белгечләр белән тупланган коллективта эш башлый. Укытучы һөнәре шундый: ул башлар күккә тиярлек куанычлар да һәм борчылу–кичерешле йокысыз төннәр булган чаклар да. Ул еллар шулай хәтерендә калган. 1989 елдан хезмәт юлын Кашка урта мәктәбендә дәвам итә. Монда аның иң матур еллары — яшьлеге үткән, яшьлек хыялларын тормышка ашырган, яраткан кешесен табып, гаилә корган, балалар үстергән, коллективның, укучыларның хөрмәтенә лаек булган.

Зилә Госман кызының төп максаты — укучыларда белем алуга омтылыш уяту, тәрбияләү. Уңган укытучы дәреснең төрле формаларын, аеруча балаларның игътибарын җәлеп иткән алымнарны еш файдалана. Эшләү дәверендә аңа семинарларда, киңәшмәләрдә, «түгәрәк өстәл»ләрдә катнашырга, эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга, ачык дәресләр үткәрергә, оештырырга, бай тәҗрибә тупларга туры килә. Аның укучылары район күләмендә үткәрелгән конкурс, олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Класс җитәкчесе буларак аңа ата-аналар белән кайнап яшәргә, эшләргә туры килә. Эчтәлекле, укучыларга фәһем бирерлек чаралар, класс сәгатьләре оештыра. 2001 елда мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханнары башланып китте. Кашка мәктәбе укучылары монда да сынатмый. Аның классыннан 2013 елда 2 укучы алтын медальгә ия булды, ә көмешен әйтеп торасы да юк. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәр елны сынауны яхшы тапшыра. Зилә Әфризунова - район мәгариф бүлеге кырындагы комиссиядә имтихан эшләрен тикшерү буенча комиссия әгъзасы да булды. Педагогик эшчәнлеге югары уңышларга ирешкән укытучы ул.

Халкыбызда «урын кешене бизәми, кеше урынны бизи” дигән матур бер әйтем бар. Бу сүзләр чын-чынлап Зилә Госман кызына атап әйтелгән диярсең. Ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Авыл китапханәсенең дә тугры дусы. Күптән түгел китапханәнең уку залында «Туган ягым матурлыгы фотокамера объективында” фотокүргәзмәсе эшләде. Укучыларда зур кызыксыну уятты.

Эше күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бәяләнгән. XXI гасыр баласын укыту, тәрбия бирү бик зур бурыч. Ул заман белән бергә атлый, бер адым да артка калмыйча, яңа алымнар, технологияләр куллана үз эшендә.

Югары кешелек сыйфатларына ия булган ханым гаиләсе белән дә үрнәк булып тора. Тормыш иптәше Фларит (5 июльдә 55 тулды) белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Айдар Уфа авыл-хуҗалыгы институтын тәмамлады, ике бала үстерә. Кызлары Гөлназ әнисе юлын сайлады — Бөре педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлады, ике бала әнисе. Уфа шәһәрендә эшлиләр һәм яшиләр. Зилә Әфризунова балалары, оныклары белән горурлана.

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык кертүче кояш нурына тиңләр идем. Ул тәрбияли, укыта, һәр баланы шәхес итәрга омтыла. Укытучы бар яклап та үрнәк булырга, язмышларын ышанып аның кулына тапшырган балаларга дөрес юл да күрсәтергә тиеш. Чын күңелдән котлап, аңа сәламәтлек, гаилә бәхете телисе килә, киләчәктә дә эшендә уңышлар юлдаш булсын!

Гөлфия Сабирова.

Кашка авылы.
Читайте нас: