Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
10 июль 2019, 12:59

Каникулларның иң кызган мәле

Иске Казанчы авылында балаларның ялы бик файдалы һәм күңелле үтә.

Иске Казанчы авылында балаларның ялы бик файдалы һәм күңелле үтә. Биредә туган якны өйрәнү профильле лагеры уңышлы эшләп килә. Аның программасы төрле мавыктыргыч чараларга, спорт уеннарына бик бай.

Лагерьның иң кызыклы юнәлешләренең берсе — югалган, беткән авылларны өйрәнү, тарихлар төпкеленә байкау ясау, тикшерү эшләре алып бару. Күптән түгел балалар Хатмулла авылына барды. Ул ХХ гасыр башларында барлыкка килгән һәм 1986 елда беткән авыллар исемлегенә кергән. Монда элек авыл булганлыгы хакында бары тик боек кына утырган сирень агачларына һәм элек өйләрне җылытып торучы мичләр урынында сирәк-мирәк аунап яткан кирпечләргә карап кына белергә мөмкин. Укучылар шулай ук Танып елгасы буена да походка чыктык. Мота елгасының чишмәсен чүп-чардан тазарттык, «Батыр» физкультура-савыктыру комплексына бассейнга бардык. Пермь краендагы Кунгур мәгарәсен һәм Успенский Свято-Георгиевский монастырен күрергә баруыбыз балаларның хәтерендә озак сакланыр. Мәгарәдәге матурлык, тылсымлылык һәркемнең күңелен яулау көченә ия шул.

Римма Нуриәхмәтова, профильле лагерьның тәрбиячесе.
Читайте нас: