Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
25 июнь 2019, 18:30

Бюджет урыннары артачак!

Вузларда бюджет урыннарын кыскарту турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми.

Вузларда бюджет урыннарын кыскарту турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми.

Быел республика югары уку йортларына федераль бюджет исәбенә 10 191 абитуриент кабул ителәчәк. Алдагы уку елыннан бюджет урыннары саны 1073кә артуы күзаллана.

Башкорт дәүләт университетына — 574, Уфа дәүләт нефть техник университетына — 294, Уфа дәүләт авиация техник университетына 185 өстәмә урын бүленә. Кайбер мәгълүмат чараларында вузларда бюджет урыннарын кыскарту турында басылган хәбәрләр дөреслеккә туры килми.

Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты башлыгы Вячеслав Никонов Русия вузларында бюджет урыннарын кыскартуга кагылышлы хәбәрне кире какты. Бүген илдә 17-30 яшьлек 10 мең кешегә 800 урын формуласы эшли. Алдагы елларда чыгарылыш сыйныф укучыларының артуы сәбәпле, Федераль җыелыш бу санны арттырырга ниятли.
Читайте нас: