Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
8 апрель 2019, 18:45

Күңелле чара гөрләп үтте

Бөтендөнья сәламәтлек көне Җир шарында Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән 1950 елдан үткәрелә башлады.

Бөтендөнья сәламәтлек көне Җир шарында Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән 1950 елдан үткәрелә башлады. 5 апрель көнне Күнгәк авыл мәдәният йорты “Тулпар” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльза Сабитова белән берлектә, акциядә катнашты.

Сәламәтлек көне уңаеннан мәктәпнең спорт залында “Тулпар” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм әниләре җитезлектә көч сынашты. “Олимпик ут”, “Кем тизрәк” кебек кызыклы уеннарда барысы да бик кыю һәм теләп катнашты. “Зирәкләр” һәм “Җитезләр” командаларына көч биреп торучылар шигырь ятларга да вакыт тапканнар. Ярышлар бик гадел узды - бу юлы да дуслык җиңде.

Сәламәтлек көне һәр балага һәм әнигә күтәренке кәеф бүләк итте.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: