Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
27 март 2019, 11:32

Сез – бөек илебезнең киләчәге

Уфада Башкортстан дәүләт университеты нигезендә химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте.

Уфада Башкортстан дәүләт университеты нигезендә химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте.

Җиңүчеләргә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм жюри рәисе, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Химия факультеты президенты, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валерий Лунин илнең профильле университетларына имтиханнарсыз керү хокукы бирүче дипломнар тапшырдылар.– Бүген сезнең киләчәк уңышларыгыз һәм җиңүләр өчен нигез булачак мөһим вакыйга, – диде Игорь Комаров. – Сезне бу олимпиадага әзерләүчеләргә һәм аны оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Олимпиадада катнашуыгыз белән котлыйм һәм сезгә тормышта зур уңышлар телим!

– Сез – бөек илебезнең киләчәге, – диде Радий Хәбиров. – Нәкъ менә сез илне югары технологияле, үсешкән, алдынгы, дөньяда иң көчле держава итәчәксез. Сезнең һәркайсыгызны алда зур киләчәк көтә дип ышанам!
Читайте нас: