Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
15 март 2019, 13:39

Укытучы дигән бөек исемне горур йөртә

Яратып сайлаган һөнәреңә гомер буе тугры калып, якты нур булып яшәү,

Яратып сайлаган һөнәреңә гомер буе тугры калып, якты нур булып яшәү, үзеңә тиң парны сайлап, менә дигән гаилә корып, балалар үстерү, тирә-юньдәгеләргә изгелек кылу һәм җылылык өләшү — кеше лаек була алган бәхетнең иң олысы. 37 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бүген Кашка авылында яшәүче, 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче хаклы ялдагы Мөгаллә Бәдретдин кызы Хәтипова чын мәгънәсендә шушы бәхеткә лаек!

Мөгаллә Бәдретдин кызы Әмир авылында туып-үсә. Бала чагыннан белемгә омтылучанлыгы белән аерылып торган тырыш кыз мәктәпне тәмамлау белән Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт эшчәнлеген Кашка мәктәбендә физика укытучысы булып башлый, җиң сызганып эшкә тотына. Ул укучыларына үз фәне буенча төпле белем бирү белән бергә аларны төрле яклап та үсешкән шәхес итеп тәрбияләү өчен бар көчен сала. Түгәрәкләр, класс сәгатьләре, төрле кичәләр, очрашулар үткәрә. Аның дәресләре һәрчак үрнәкле, мавыктыргыч була. Гадел, таләпчән, шул ук вакытта һәр укучысын үз баласыдай күреп ярата белгән, үз һөнәренә гашыйк һәм тугры укытучыны укучылары, хезмәттәшләре, әти-әниләр бик ихтирам итә. Хезмәтеннән ямь табып, бәхет чыганагы итеп күреп эшләгән мөгаллимәнең фидакарь хезмәте лаеклы бәһалана: “БР Мәгариф отличнигы” исеменә, күпсанлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була.

Кемдер турында язганда, сөйләгәндә аның гаиләсе хакында язмау мөмкин түгел. 1982 елда Мөгаллә Бәдретдин кызы Фәнәви Глемҗан улы белән гаилә учагы кабыза. Хатиповлар сөю-назга тулы гаиләдә күркәм тәрбия орлыклары салып ике ул үстерә. Раил белән Илдар югары белем алып, һөнәр үзләштереп, гаилә корып, үзаллы тормыш көтәләр. Дәү әни, дәү әти шатлыгына өч онык — Кәрим белән Камил, Аиша үсеп килә. Балалар туган йортка еш кайтып, әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.

— Эшемне һәрвакыт намуслы, төгәл башкарырга тырыштым. Хәләл җефетем белән бер-беребезне бер сүздән, караштан аңлап, килешеп, һәр туган яңа көнгә куанып, булганына шөкерана кылып бердәм яшибез. Улларыбыз тырыш, итагатьле. Киленнәребездән уңдык. Ирина белән Юлия үз кызларыбыз кебек, — ди Мөгаллә Бәдретдин кызы.

Хәтиповлар авылда абруйлы, бар яклап та үрнәк гаилә. Кунакчыл йортларында һәркемне ягымлы караш, якты йөз, җылы сүз белән каршы алалар. Бүген алар балалары, оныклары уңышларына куанып, җитеш, имин тормышта гомер кичерә, мал асрый, яшелчә-җимеш үстерә.

Әйткәндәй, хуҗабикәнең әнисе — 88 яшьлек Мәхүзә Мәхиян кызының урыны Мөгаллә апаларның өй түрендә. Алар аны күз карасыдай саклап, бар йөрәк, күңел җылысын биреп, тәрбияләп карый. Бу изге гамәл, әлбәттә, тик хуплауга гына лаек.

— Әниебез кояш нурлары бар табигатьне назлаганда дөньяга килгәнгәме, һәрвакыт йортыбызга, һәрберебезгә җылылык бөрки. Изге күңеле белән якыннарга, дусларга һәм туганнарга яхшылыклар өләшеп, изгелекләр кылып яши. Ул тормышка гашыйк, максатчан, уңган, тыйнак, акыллы гүзәл зат. Кадерлебез әтиебезгә ышанычлы терәк, безнең өчен яратып туймас хәстәрлекле әни, оныкларына назлы дәү әни. Яздай ягымлы, кояштай назлы, йөзендә һәрчак изгелек нурлары гына балкыган әниебезнең чиксез түземлегенә, тормыш авырлыклары алдында бөгелмәс ихтыярына, һәрберсенә хәстәрлек белән караган күзләренә, олы йөрәгенә сокланабыз. Кайчан кайтып керсәк тә, кайнар аш, күпереп пешкән камыр ризыклары белән каршы ала. Әниебезгә барысы өчен дә рәхмәт белдерәбез, — дип фикере белән уртаклашты килене Юлия.

Форсаттан файдаланып, үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән Мөгаллә Бәдретдин кызын күркәм юбилее уңаеннан тәбрикләп, балалар, оныклар игътибарын, ихтирамын тоеп, имин тормышта, ныклы сәламәтлектә, хәләле Фәнәви Глемҗан улы белән тиң-тигез яшәүләрен телибез!

Светлана Сәлмәнова.

Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: