Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
16 ноябрь 2018, 12:15

Укытучылар аттестацияне эш урынында үтәчәк

Бу хакта Русия мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.

Бу хакта Русия мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.


Русия мәгариф министрлыгы мәктәптә ике яңа вазыйфа кертергә планлаштыра. Бу турыда мәгариф министры педагогларны аттестацияләүнең яңа моделенә багышланган конференциядә белдерде.

Ольга Васильева әйтүенчә, яңа проект “Педагог” дип атала, ә аның нигезендә укытучыларның квалификациясенә яңача караш ята. Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе укытучыларны портфолио һәм башка документлар җыюдан азат итүне һәм аттестацияне эш урынында үтүне күз уңында тота.

Министр ассызыклавынча, педагогларның һөнәри үсешеннән тыш, яңа вазыйфалар кертү дә каралган. Тиздән мәктәптә өлкән һәм әйдәүче укытучылар булачак. Ольга Васильева фикеренчә, укытучылар, шулай ук, “һөнәргә керү өчен имтихан” тапшырырга тиеш.
Читайте нас: