Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
21 сентябрь 2018, 11:32

Һөнәрләр даирәсе киң

“Мельница” Балалар иҗаты үзәгендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан Аскын 1нче һәм 2нче мәктәпләре укучылары өчен оештырылган Һөнәрләр ярминкәсе үтте.

“Мельница” Балалар иҗаты үзәгендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан Аскын 1нче һәм 2нче мәктәпләре укучылары өчен оештырылган Һөнәрләр ярминкәсе үтте. Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжы укытучылары үзләрендә бирелгән белгечлекләр турында сөйләде.

— Һөнәр сайлау — һәркемнең тормышында иң мөһим һәм җаваплы эш, чөнки моңа киләсе язмышы бәйле. Әмма уку йортын сайлаганда шуны онытмагыз, үзегездә сайлаган һөнәрегезгә кызыксыну, омтылу булмаса, иң кирәкле, “текә” уку йорты да уңышка ирешергә ярдәм итә алмый. Беренче чиратта, үз ихтыяҗларың һәм мөмкинлекләреңне исәпкә алырга кирәк. Тормыш бер урында гына тормый, хезмәт базары һәрдаим яңара, ә илнең икътисадындагы үзгәрешләр белән беррәттән һөнәрләр һәм аларга ихтыяҗлар да үзгәрә, — диде үзенең чыгышында Төньяк районара Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Аскын районы буенча бүлеге җитәкчесе Ләлә Сергеева. — Бүген районда 299 вакантлы эш урыны бар, бигрәк тә пешекчеләр, водительләр, тракторчылар, ягъни эшче һөнәрләр таләп ителә.

Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжы директорының укыту-җитештерү эше буенча урынбасары Булат Нафиков үзләренең уку йорты белән таныштырды.

— Безнең уку йортында өч һөнәр алып була: пешекче-кондитер, тракторчы-машинист, электромонтер. Яхшы җиһазландырылган матди-техник база киң профильле белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирә. Статистика буенча, махсус урта белем алган укучыларыбызның 80-90% эшкә урнаша, — дип билгеләде ул.

Махсус фәннәр укытучылары һәр һөнәр турында җентекле сөйләде, күрсәтмә материал китерде. Укучыларны бигрәк тә инжектор двигательнең эшләве кызыксындырды. Укытучыларның сөйләвен колледж студентлары тарафыннан әзерләнгән видеоролик тулыландырды. Чарада катнашучыларның барысы да чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кирәкле мәгълүмат белән буклетлар алды.

— Теге яки бу һөнәр сайлаганда киләчәк язмышыгыз, гомер буе башкарачак эшегезне билгеләвегез турында онытмагыз, төпле уйлап эш итегез, — диде Булат Миңнехәмәт улы.

Әйткәндәй

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә профконсультантлар эшли. Алар кызыксыну, омтылыш, сәләт һәм мөмкинлекләрне билгеләргә ярдәм итәр, һөнәрне ничек дөрес сайларга кирәклеге, уңышка ирешүдә ярдәм итәчәк сыйфатлар турында сөйләр.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: