Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
31 август 2018, 12:53

Балаларга белем бирү

Көнчыгыш илләрендә “Укытучы” сүзен зур хәрефтән язалар, чөнки бу кешедән бөтен көчен һәм сәләтен тулысынча эшкә җигүне таләп итүче һөнәр.

Көнчыгыш илләрендә “Укытучы” сүзен зур хәрефтән язалар, чөнки бу кешедән бөтен көчен һәм сәләтен тулысынча эшкә җигүне таләп итүче һөнәр. Аның ялы да, каникуллары да, тәнәфесләре дә юк.

Кыйгазы урта мәктәбе коллективы зур түгел, әмма бик тату һәм бердәм. Гадел, таләпчән һәм иҗади карашлы укытучылар — үз эшләренең чын осталары.

— Әти-әниләр безгә тормышларындагы иң кадерле байлыкларын — балаларын ышанып тапшыра бит. Һәм аларның мәктәптә ничек укуы, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләре ничек төзелүе, белем алу алар өчен никадәр күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы булуы безгә бәйле, — ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Садрыева. — Гадәттә кеше гомерен шәхси һәм хезмәт коллективында үтүче җәмәгать өлешләренә бүләләр. Әмма укытучы тормышында бу чик югала, чөнки эше өйгә тоташа, ә өе эшенең дәвамына әйләнә. Авыл укытучысы шәһәрнекеннән аерыла, дип уйлыйм, безнең тормыш авылдашларыбызның күз алдында үтә.

Ул үзенең итагатьлелеге, укучыларда фәненә кызыксыну уяту осталыгы белән таң калдыра. Рус теленең грамматикасы турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли ки, катлаулы булып тоелган материал да җиңел үзләштерелә.

— Укытучыбыз укучы фикерен дә исәпкә ала, тыңлый һәм аңлый белә. Ул таләпчән һәм гадел, — диләр унберенче сыйныф укучылары.

Гүзәлия Фәнәви кызы Бөре педагогия институтының (хәзер БДУның Бөре филиалы — автор искәрмәсе) рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап, биредә эшли башлавына 28 ел үтеп тә киткән: аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу.

Ул белем биргән укучылар хәзер төрле өлкәдә хезмәт сала. Алар укытучылары һәм остазлары белән араны өзми, һәрдаим күрешеп, аралашып торалар. Гүзәлия Фәнәви кызы акыллы киңәшләрен бирә, кирәк чакта мотлак ярдәм кулы суза.

— Һәр балага шәхес итеп, хөрмәт белән карау, игътибар һәм хәстәрлек күрсәтү эшенең төп принциплары булып тора, — дип сөйли мәктәп директоры Ринат Садрыев. — Ул тугыз ел инде директор урынбасары вазифасын уңышлы башкара. Аның тәҗрибәсе һәм документларны дөрес, төгәл алып баруы нәтиҗәсендә Обрнадзор тикшерүен уңышлы үттек. Ул укыткан чыгарылыш сыйныф укучылары менә инде берничә ел дәвамында бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшыра. Быел безнең мәктәптә рус теле буенча уртача балл — 77%. Килешәсездер, бу яхшы нәтиҗә.

Гүзәлия Фәнәви кызы моның өчен коллективка, балаларга һәм әти-әниләргә рәхмәт белдерә. Мәктәптә укыту тынгысыз, авыр һәм җаваплы эш булуга карамастан, ул нәкъ шушы һөнәр сайлавына беркайчан үкенгәне юк, чөнки терәк-таяныч булырдай гаиләсе бар. Тормыш иптәше Гамил бар яклап та ярдәм итә. Кызы Инзирә Урал тимер юллары дәүләт университетын тәмамлап, Красноуфимск шәһәрендә эшли. Улы Вилдан да апасы юлын сайлаган — тимер юл хезмәткәре булачак.

Гүзәлия Фәнәви кызы — оста җиләкче, ул иртәдән кичкә кадәр җиләк җыярга мөмкин. Ә шулай да ия, фигыль, метафора, эпитетлар — тормышының аерылгысыз өлеше. Вакыт үтә, мәктәп үзгәрә. Әмма мәгариф реформалары дәверендә Гүзәлия Фәнәви кызы кебек укытучылар бик кирәк.

Нина Николаева.

Автор фотосы.
Читайте нас: