М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт
педагогия университеты ректоры
Төбәкләрнең югары мәктәбе мәгариф системасына яңалыклар кертү кирәклеге һәм, проект эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен үстерү үрнәгенә ярашлы, тупланган бай тәҗрибәне саклап калу арасында уртак фикергә килү өчен эзләнүләр юлында.
Әлеге мәсьәләне хәл итүдә без нәрсәләр белән очраштык? Оптимальләштерү процессы, мәгариф таләпләре үзгәрүе, федераль дәүләт мәгариф стандартлары яңаруы, Русиянең Болонья Конвенциясенә кушылуы, мәгарифне оештыру һәм аңа идарә итү юнәлешләрен үзгәртү, Бердәм дәүләт имтиханын кертү... Бу кертелгән үзгәрешләрнең тулы исемлеге түгел әле. Мәгариф өлкәсенә даими рәвештә кертелеп торучы яңалыклар ил университетлары арасында көндәшлек тудырды һәм төбәк вузларын үз эшчәнлеген төптән үзгәртергә мәҗбүр итү генә түгел, базар таләпләре, төбәкнең кадрлар ихтыяҗы файдасына профильле өлкәдән читкә тайпылырга мәҗбүр итте.
Иң яхшы абитурентларның читкә китүенә (әйткәндәй, үткән елларда ул аларның гомум исәбеннән 40 процент тәшкил итте), вузларны финанслар белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итмәүгә карамастан, Башкортстан вузлары Русиянең әйдәүче университетлары арасында аерым урын тота, ул эш бирүчеләрнең катгый таләпләре һәм санлы икътисад принципларын гамәлгә ашыру шартларында югары сыйфатлы белгечләр әзерләүне тәэмин итә.
Башкортстан вузлары эшчәнлеген мониторинглауның югары күрсәткечләре, абитуриентлар һәм аларның ата-аналарының безгә карата ышанычы артуы моны исбатлый. Әйдәүче предприятиеләрнең һөнәри әзерлек процессына актив кушылуы да шатландыра. Алар белем бирү программаларын һәм студентлар өчен индивидуаль укыту юнәлешләрен булдыруда катнаша. Территорияне үстерү механизмы буларак, университетларга бүленгән игътибар ХХ гасыр урталарында илнең дәүләт сәясәтендә озайлы икътисади уңыш нигезен тәшкил итүче кеше капиталы үсешенә басым ясалуга бәйле. Соңгы унъеллыкларда алдынгы һәм үсешеп килүче илләр югары белем бирүгә финанс чыгымнарын арттыра башлады. Моннан тыш, югары белем алуга шәхси финанс салулар саны да арта – гамәлдәге икътисади хәлдә кеше капиталына шәхси инвестицияләр кирәклеге нормага әверелде. Бу яктан республика вузларына Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте тарафыннан аерым игътибар бүленә. Социаль партнерлар югары мәктәп өчен бурычлар билгеләп кенә калмый, урта һәм югары белем үсешенә дә актив кушыла. Дөрес, әлегә андыйлар аз, әмма әле бу эшнең башы гына.
Абитуриентлар һәм төрле ресурслар өчен көрәш аерым белем бирү оешмаларының аерылуына, төбәкнең үсеш стратегиясе белән берлектәге эш куәтен югалтуга китерә. Идарәдәге тотрыксызлыкны кисәтеп, без вуз куәтләрен берләштердек һәм Башкортстанда беренче Челтәрле университет булдырып, үзара бәйләнешкә күчтек. Икенче мөһим карар – профильле вузлар җитәкчелегендә мәгариф кластерлары булдыру. Мондый ысул университетларның укыту-матди базасын ныгытуга акча җәлеп итүгә, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару өчен грантлар алуга, шулай ук, яңа абитуриентларны җәлеп итү проблемасын хәл итүдә урта һәм гомуми белем бирү системаларын берләштерергә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, белем бирү оешмаларының үзара бәйләнеш механизмы системаның барлык элементларының да озайлы үсешен төбәк һәм федераль дәрәҗәдә тәэмин итә.
Кабул ителгән карарлар барлык проблемаларны да хәл итү чарасы булып тормый. Бүген көнүзәк булган алтынчы технологик уклад яңа доминанталар игълан итә, ә аларга ирешү өчен ил һәм төбәк ярдәме кирәк. Башкортстан вузларына сәнәгать тармагы үсешкән төбәкләрнең уку йортлары белән көндәшлек итүе авыр. Башкортстан вузлары Ректорлар советы һәр университетның эшчәнлек нәтиҗәлелеген мониторинг күрсәткечләре буенча гына түгел, төбәк икътисады үсешенә керткән өлеше буенча да бәяләү турында карар кабул итте. Мондый ысул ярдәмендә без республика башкарма власть органнары белән үзара файдалы мөнәсәбәт урнаштырдык. Әмма безнең эшчәнлек икътисад ихтыяҗы таләпләренә, аеруча хезмәт базарын югары һәм урта һөнәри белемле белгечләр белән тәэмин итүгә һаман да булса җавап бирми.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кайбер чыгышларында яшьләрнең республикадан читкә китүе өчен вузларны кискен тәнкыйтьләде. Хәлне анализлау, бюджет урыннары саны тотрыклы булмавы аркасында, республика вузларына укырга керүнең авыр булуын күрсәтте. Статистикага мөрәҗәгать итсәк, халык исәбе һәм икътисади торышы буенча бер-берсенә якын булган Идел буе федераль округының 4 төбәген – Самара өлкәсе һәм Пермь, Татарстан һәм Башкортстанны чагыштырсак, республика вузларына бюджет урыннары аз бирелүен күрәчәкбез. Халык исәбе буенча республика алда әйтеп үтелгән төбәкләр арасында лидерлар сафында. Башкортстанда 4 миллионнан артык кеше яши. Шул ук вакытта бакалавриат һәм белгечлек буенча көндезге бүлектә уку программаларында бюджет урыннары саны, республиканың 1000 кешесенә исәпләгәндә, Пермь төбәгенә караганда – 29, Самара өлкәсенә караганда 31 процентка азрак, Татарстан белән чагыштырганда 1,5 тапкыр кимрәк. Кызганычка каршы, безнең кабул итү буенча контроль саннарны арттыру турындагы гаризаларыбыз игътибарсыз кала. Моннан тыш, аспирантурага да бюджет урыннары саны кискен кимеде. Нәтиҗәдә, яшь галимнәр агымы тукталды, моңа бәйле аларның составы картайды. Соңгы биш елда фән докторларының уртача яше – 6 елга, фән кандидатларыныкы 5 елга артты. Әгәр дә без вузларда яшь белгечләрнең фәнни тикшеренүләренә карата дәртләндерү чарасын саклап кала алмасак, бу тенденция дәвам итәчәк.
Әлеге мәсьәләләр тикшерелүче зур киңәшмәләрдә төбәк вузларының гаризалары игътибарга алынмый.
Бюрократик тоткарлык вузларны үстерү юлында очраган каршылыкларны бетерүгә комачаулый. Ил Президенты Владимир Путин бу турыда берничә тапкыр белдергән иде инде. Шуңа күрә вуз ректорларына республика файдасына өстәмә дәлилләр эзләргә туры килә, ә алар арасында иң мөһиме – актив инновацион эшчәнлек исәбенә университетларның рейтингын күтәрү. Моның өчен зур куәт тә бар. Монда, беренче чиратта, квалификацияле кадрлар турында сүз бара. Бүген бу – вузга белемле идарә итү, эш бирүчеләр белән нәтиҗәле мөнәсәбәт, кызыксынган барлык партнерлар белән дә үзара бәйләнеш булдыру исәбенә файдаланылырга мөмкин иң кыйммәт ресурс. Вуз фәнен үстерүгә аерым игътибар бүлү мөһим. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгын реформалаштыру төбәк һәм ил икътисады мәнфәгатьләрендә комплекслы фәнни тикшеренүләрне үстерү өчен академик институтлар белән яңа мөнәсәбәтләр булдыруны таләп итәчәк.
Югары белем бирү системасының “бюрократик йөкләнешенә” кире кайтып, бер мисал китерәм. Күптән түгел республиканың әйдәүче вузларының берсе – Уфа дәүләт авиация техник университеты – аккредитация үтте һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә 1,5 миллион биттән торган хисап тапшырды. Һәрбер белем бирү программасын аккредитацияләү күп акча таләп итә, икенче төрле әйткәндә, миллионлаган сумнар вузларның укыту-матди базасын үстерүгә түгел, ә отчет төзүгә тотыныла. Күптән түгел үткән Русиянең Ректорлар берлеге советы утырышында дөнья һәм дәүләт рейтингларында югары урын биләүче һәм белгечләре илнең хезмәт базарында ихтыяҗ белән файдаланылучы университетларга аккредитация үтүне гадиләштерү турында тәкъдим кертелде. Мондый вузларны эшчәнлеген яңа башлаган университетлар яисә шәхси белем бирү оешмалары белән бер рәткә кую максатка ярашлы түгел. Бүген вуз тәмамлаучыларның әзерлек сыйфаты түгел, ә уку йорты эшчәнлегенә кагылышлы документлар бәяләнә дигән уй туа.
Бүген Русиядә вузлар эшчәнлеген аеру өлкәсендә мәгариф сәясәте югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Төрле таләпләргә ярашлы, федераль, дәүләт, тикшеренү, терәк вузлары инновацияне үстерү үзәкләре буларак оештырылды. Ил бюджетыннан аларны үстерүгә, инфраструктурасын формалаштыруга күп акча бүленә. Әлеге дәүләт башлангычы Русиянең югары мәктәбе абруен күтәрүгә юнәлтелүен яхшы аңлыйбыз, әмма шул ук вакытта алдынгы вузлар тарафыннан төбәк мәгариф оешмаларын үстерүдә ярдәм итүләренә исәп тотабыз. Кызганычка каршы, безнең ниятләр тулы күләмендә акланмады.
Хәзер безнең республикада Русиянең терәк вузы булуы шатландыра. Бу статус узган елда Уфа дәүләт нефть техник университетына бирелде. Безнең коллегалар Башкортстанның югары белем бирү абруен күтәрә алыр дигән ышанычта калабыз. Аларның үрнәгенә республика профессорлары, укытучылары, белгечләре дә иярер. Республика вузларының фәнни-мәгариф куәте югары дәрәҗәдә, әмма аны гамәлгә ашыруның икътисад һәм җитештерүнең заманча юнәлешләренә туры килүче төрләрен табарга кирәк.
Әлеге вакытта Русиянең мәгариф системасына электрон белем бирү төре кертелә. Ачык мәгариф мәйданчыгы төрендә куәтле мөмкинлек бар. Аның эшендә барлык белем бирү оешмалары да катнаша ала. Әмма openedu.ru дәүләт програмасын файдаланганда төбәк вузлары төп һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда, беренче чиратта, финанс каршылыклары белән очраша. Мәйданчыкка курсларны уйлап табучы сыйфатында керү зур финанс чыгымнары таләп итә. Саннар үзләре үк сөйләп тора. Беренче минималь взнос күләме 500 мең сум тәшкил итә һәм киләсе һәр елга 300 мең сумга төшә. Курсларның ким дигәндә 3 ел катнашуы өчен ел саен зур чыгымнарны күзаллый. Әле бу аның мәйданчык исемлегендә торуы өчен генә. Бу — төбәк вузлары өчен үти алмаслык тариф планы. Шул ук вакытта мәгариф процессында урнаштырылган онлайн-курсларны файдалану шартлары һәм тәртибе бирелмәгән. Бу җаваплы структур подразделениеләр эшчәнлеге сыйфатын төшерә. Әлеге шартларда республика вузлары электрон мәгарифнең төбәк платформасын булдыру турында карар кабул итте. Әлеге вакытта онлайн-курслар банкы туплана. Бу юнәлеш буенча күп эш башкарылса да, без зур үзгәрешләрнең башында гына әле. Югары белемнең сыйфатын һәм нәтиҗәләрен тануга бәйле норматив-хокукый мәсьәләләрне тиз арада хәл итү мөһим.
Башкортстан – Русиянең әйдәүче һәм тотрыклы үсешкән төбәкләренең берсе. Соңгы берничә елда республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, зур халыкара чаралар – ШОС һәм БРИКС саммитлары, Евразия гуманистик форумы һәм башкалар үтте. Колачлы вакыйгалар ярдәмендә республика, ил тормышының эшлекле, мәдәни һәм фәнни үзәге буларак, үз позициясен ныгытты. Бу эшчәнлек безнең вузларда белем алу өчен чит ил гражданнарын актив җәлеп итә. Бүген республика университетларында, әзерлек бүлекләре курсларында һәм өстәмә белем бирү программаларында укучы аспирантларны исәпкә алмыйча, көндезге бүлектә 3 меңнән артык чит ил гражданы укый. Бу сан өч ел эчендә ике тапкыр артты. Чит ил студентлары исәбе һәм җәлеп ителгән акчалар күләме буенча республика лидер төбәкләр исемлегенә керә. Ә Уфа дәүләт нефть техник университеты чит ил гражданнарын укыту саны буенча Русиянең 30 вузы арасында. Узган елда Башкортстан вузлары мәгариф хезмәтләре экспорты ярдәмендә 200 миллион сум җәлеп итте.
Әмма бүген чит ил гражданнары өчен уңайлыклары булган тулай торакларда урыннар җитми. Башкортстанда соңгы тулай торак 32 ел элек төзелгән, ә статистика мәгълүматлары буенча, биналарның күпчелек өлеше 50 ел элек файдалануга тапшырылган. Тулай торакларда һәрвакыт чисталык һәм тәртип булуга карамастан, биредә тормыш шартлары заман таләпләренә җавап бирми.
Чит ил студентлары Русиядәге белем бирү сыйфатыннан канәгать, әмма Башкортстан вузлары өчен тулай тораклар җитешмәү мәсьәләсе ачык кала. Республика Хөкүмәте безгә төзелеш өчен җир участоклары һәм аерым финанслар бүлеп ярдәм итә. Әмма исәпләүләр күрсәтүенчә, бүген без заманча университет шәһәрчеге төзерлек хәлдә түгел. Әлеге мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк, чөнки университетларда чит ил студентлары саны елдан-ел арта. Шул ук вакытта чит ил гаржданнарына мәгариф хезмәтләре күрсәтү, шулай ук, аларның уңайлыклары өчен шартлар булдыру халыкара аренада дәүләтнең абруе һәм статусын билгеләүче төп инструмент булып тора. Без, үз чиратыбызда, илгә чит ил студентларын күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз.
Һичшиксез, төбәк вузлары урындагы һәм ил икътисады үсешенә зур өлеш кертә. Гамәлдәге проблемаларны исәпкә алып, югары белем бирү оешмаларына яшь белгечләргә һөнәри белем бирүдә, тирәнтен һәм гамәли тикшеренүләрне оештыруда, эшкуарлыкны үстерүдә эшчәнлеген активлаштыру кирәклеген аңлыйбыз. Эре предприятиеләр безгә социаль партнерлыкның яңа төрләрен эзләүдә ярдәм итәр дип ышанабыз. Аларның ярдәмендә вузлар эшчәнлеге яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәреләчәк.