Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
25 июль 2018, 13:30

Яңа уку елында экология дәресләре кертелә

1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә экологик белем бирү буенча сыйныфтан тыш дәресләр кертеләчәк.

1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә экологик белем бирү буенча сыйныфтан тыш дәресләр кертеләчәк.


Башкортстанның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы хәбәр итүенчә, проект профильле министрлыклар ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге башлангычта Мәгариф министрлыгы һәм Республика балалар экология-биология үзәге ярдәмгә киләчәк.

“Экологик белем бирү балалар бакчасыннан башлап, төбәктәге барлык белем бирү оешмаларында оештырылачак. Бу эшкә муниципаль берәмлекләрне, биләмә башлыкларын да җәлеп итәбез. Практик эш өчен медиапродуктлар чыгарылачак. 1 сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләрендә дә Мәгариф министрлыгы карары белән экологик белем бирү дәресләре кертелә. Яз айларында төрле чаралар уздырдык, шул исәптән, экологик марафоннар, КВНнар. Башкортстан балаларны экологик тәрбия бирүгә җәлеп итү буенча алдынгы төбәкләр рәтенә керде. Андый дәресләр «Яшел Башкортстан» бренды эгидасы астында үтәчәк”, — дип белдерде республиканың экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Наталья Логунова.
Читайте нас: