Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
5 июнь 2018, 11:41

Якупов укулары үтте

Күптән түгел авылның мәдәният учагында “Заман педагогикасының көнүзәк мәсьәләләре” темасына III төбәк фәнни-гамәли конференция үтте.

Күптән түгел Иске Казанчы авылының мәдәният учагында “Заман педагогикасының көнүзәк мәсьәләләре” темасына III төбәк фәнни-гамәли конференция үтте. Агымдагы елда ул мәктәпнең 100 еллыгына багышланды.

Утырышлар залы халык белән тулы иде, чөнки Тәлгать Якупов тугры остаз, укытучы, ә казанчылылар өчен юл күрсәтүче йолдыз була. Конференциягә җыентык бастырыла, анда якташларның гына түгел, ә Пермь крае авторлары мәкаләләре дә урын алган. Барысына да сертификатлар тапшырылды. Чара Марат Якуповның “От педагогики к формированию нравственности” исемле яңа китабына презентациядән башланды. Марат Тәлгать улы әтисенең биографиясен тәфсилләп сөйләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Фатихов, Казанчы авыл биләмәсе башлыгы Ринат Кыямов, туган якны өйрәнүчеләр — Ярис Зәйдуллин, Ансар Солтанов тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.

— Кешенең ничә яшькә җитүе түгел, ә ничек яшәве, нинди гомер юлы үтүе мөһим, — диде Ансар Солтанов.

Иске Казанчы мәктәбе директоры Мансур Нуриәхмәтов Якупов укулары педагогларны, укучыларны һәм туган якны өйрәнүчеләрне берләштерүче күпер, мәйданчык икәнлеген билгеләп үтте.

Чыгыш ясаучылар арасында укучылар саны ел саен артуы куандырды. Иске Казанчы, Кышлау-Елга, Яңа Казанчы мәктәпләре укучыларының бай эчтәлекле чыгышлары берсен дә битараф калдырмады. Туган якны өйрәнүче балалар конференция барышында төбәкләренең үткәне турында тарихи фактлар гына белеп калмады, ә аларга үзләрен ачу, әзерлек дәрәҗәләрен күрсәтү мөмкинлеге дә бирелде.

Илшат Рәшит улы балаларда туган якны, аның тарихын өйрәнүгә кызыксыну арту бүгенгә уңай күренеш икәнлеген билгеләп үтте. Моның өчен зур чыгымнар, ерак юллар, кыйммәтле җиһазлар таләп ителми. Әйләнә-тирәдәге кешеләреңә игътибар итү, иске гәзит төпләнмәләрен карау, туган төбәк буенча җәяү генә экспедиция үткәрү дә җитә. Шул вакытта туган як сиңа үзенә карата мәхәббәт һәм ихтирам уяткан факторлар китерәчәк, үз серләрен ачачак, тарихы һәм мәдәнияте өчен горурлык хисе уятачак.

Конференция нәтиҗәләре куанычлы булды, чөнки үсмерләрдә туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну янә артты. Катнашучылар чыгышларыннан соң, очрашуга йомгак ясалды һәм туган якны өйрәнүне дәвам итү мөһимлеге билгеләнгән резолюция кабул ителде.

Нина Николаева,

рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: