Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
5 июнь 2018, 12:19

Тырыш стипендиат

Узган атнада күпфункцияле үзәктә Әлфис Суфиян улы Гаязовның исемле стипендиясен тапшыру тантанасы булып үтте.

Узган атнада күпфункцияле үзәктә Әлфис Суфиян улы Гаязовның исемле стипендиясен тапшыру тантанасы булып үтте. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар якташларын ниндидер бер дулкынлану хисе белән көтте.

Чарада район хакимияте башлыгының кадрлар сәясәте һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Фатихов катнашты, шулай ук Балтач районыннан да кунаклар бар иде. Кунакларны мәктәп директоры Мансур Нуриәхмәтов каршы алды.

10 сыйныф укучысы Нәфисә Мөхлисова 2017-2018 уку еллары нәтиҗәләре буенча Иске Казанчы мәктәбенең иң яхшы укучысы дип табылды. Ул — уку алдынгысы, фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнаша, спортта югары нәтиҗәләргә ирешә. Әлфис Гаязов Нәфисәне тәбрикләп, киләчәккә уңышлар теләде.

Якташыбыз туган мәктәбенә бүләкләр дә алып килгән. Моңардан тыш, күркәм гадәт буенча 1 сыйныфка укырга керүче укучыларга бүләкләр тапшырды. Балалар һәм ата-аналар бу эшкә бик канәгать калды.

Фаат Фәтхуллин тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. Мондый чаралар укучыларны патриотик тәрбияләү юнәлешендә бик мөһим һәм кирәк дип билгеләде.

Мәктәпнең 100 еллыгы темасы чарада кызыл җеп булып үрелеп барды. Укучылар чыгышында аның тарихы турында хатирәләр чагылды. Тантанага килгән кунаклар һәм катнашучылар узган еллар вакыйгаларына байкау ясады. Моңардан тыш, укучылар Әлфис Суфиян улының шигырьләрен яттан сөйләде.

Регина Нуретдинова, Иске Казанчы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: