Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
22 Май 2018, 12:56

БДИдан курыкмагыз

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырыр вакыт җитә.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырыр вакыт җитә. Чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә бу көннәрне дулкынлану белән көтә. Имтиханнарны уңышлы тапшырыр өчен берничә киңәшкә колак салу зарур.


Үзаллы яисә курсларда әзерләнергә карар итү-итмәвегезгә карамастан, хәлиткеч рольне практика уйный. Атнасына бер тапкыр мотлак рәвештә «А» һәм «В» өлешләрендәге биремнәрне башкарыгыз. Ике атнага бер тапкыр булса да, инша язарга тырышыгыз, аны дәрестән соң укытучы белән тикшерегез. Мондый күнегүләрдән соң биремнәрне җиңел генә чишәчәксез.

Үз алдыңа югары максатлар куярга һәм планканы даими күтәреп торырга кирәк. Катлаулырак биремнәр һәм тест вариантларын сайлау зарур. Өйдә шөгыльләнү имтихан вакытында нык ярдәм итәчәк.

БДИ тапшырганда укучылар өчен аеруча авыр саналган темаларга игътибар бирегез. «Рособрнадзор» бу мәгълүматларны һәр имтиханнан соң бастырып чыгара. Мәсәлән, урыс теле буенча сүзләрне кушып, аерып яисә сызыкча аша язу, теркәгечләр янында пунктуация билгеләре кую, сүз төркемнәрен билгеләү белән бәйле биремнәр укучыларда авырлык тудыра. Әгәр дә бу темалар буенча әзерлегегез йомшак икән, алар өстендә тиешенчә эшләгез.

Кайсыдыр көнне шөгыльләнергә кәеф бөтенләй юк икән, әзерлекне үзегездә кызыксыну тудырган материалдан башлап карагыз. Акрынлап темага кереп китәрсез һәм үзегез өчен яңа теманы да җиңел үзләштерерсез.

Сораулар һәм тематик блоклар буенча материалны даими кабатлагыз. Бөтен мәгълүматны да системага салырга тырышыгыз - мотлак рәвештә схемалар, таблицалар сызыгыз, кыскача конспект төзегез. Имтихан билетын ятлау түгел, материалны аңлау мөһим.

БДИга әзерлекне һәм ялны дөрес аралаштырырга тырышыгыз. Саф һавада күбрәк йөрегез, йокыга тиешенчә вакыт бүлегез. Соңгы өч көндә өйрәнелгән материалны кабатларга, катлаулы сорауларга янә бер әйләнеп кайтырга мөмкин. Имтихан алдындагы төндә йокыны туйдыру зарур.

Имтиханга кергәч, тест биремнәрен мотлак рәвештә игътибар белән ахырына кадәр укыгыз. Бик күп хаталар гап-гади игътибарсызлык аркасында эшләнә.

Әгәр дә җавапның дөрес вариантын сайлый алмасагыз, мөмкин була алмаган пунктларны сызып ташлагыз - дөрес җавап бирү мөмкинлеге күпкә артачак.

Уй-фикерләрегезне имтиханны уңышлы бирәчәгегезгә юнәлтегез.
Читайте нас: