Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
17 апрель 2018, 13:05

Әкият яшәргә өйрәтә, тәрбияли

“Әкият” дигән сүзне ишеткәч тә, уйларыбыз белән гамьсез балачак иленә кайтабыз һәм әни, дәү әниләр сөйләгән фәһемле дә, күңелле дә әкиятләрне искә төшерәбез.

“Әкият” дигән сүзне ишеткәч тә, уйларыбыз белән гамьсез балачак иленә кайтабыз һәм әни, дәү әниләр сөйләгән фәһемле дә, күңелле дә әкиятләрне искә төшерәбез. Әкият бездә күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Дәү әнисе әкиятләрен тыңлап үскән баланың күңеле саф була. Аларны кайчандыр бай фантазияле, җор телле кешеләр уйлап тапкан һәм телдән-телгә, урыннан-урынга, буыннан-буынга күчә-күчә безнең заманга да килеп җиткәннәр.

Күптән түгел Кышлау-Елга урта мәктәбендә “Саумы, саумы, Әкият!” конкурсы үткәрелде. Бу конкурс әкиятчеләр мәктәбен тергезү һәм үстерү; үсеп килүче буында башкорт халкының тарихи һәм мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләү; фикер йөртү, сөйләү осталыгын арттыру, хәтерне ныгыту максатында оештырылды. Әкиятче яшь башкаручылар конкурсында 1-8 сыйныфлардан 10 укучы катнашты. Конкусантлар репертуарында, нигездә, башкорт, рус, татар әкиятләре булды. Жюри катнашучыларның сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, тавыш көчен, башкару осталыгын, импровизацияләргә сәләтен бәяләде. Бу көнне нинди генә әкиятләр яңгырамады!? Балалар бәйгегә ныклы әзерләнгән иде, һәм үз персонажларын ачып бирә алды.

Ярыш ике төркемдә барды һәм җиңүчеләр билгеләнде: башлангыч сыйныф укучылары арасында беренче урынны — Илсинә Хәбипова (2 сыйныф), икенче — Рәзилә Шәрифханова (3 сыйныф), өченче урынны Алена Апканиева һәм Азалия Шәмсиярова (3 сыйныф) алды. Урта сыйныф укучылары да лаеклы чыгыш ясады: Әлфия Вәлиева (5 сыйныф), Алина Саттарова (7 сыйныф), Динар Шәрифханов (8 сыйныф) — беренче, ә Нурсилә Шәрифханова һәм Нуранил Садыйков (5 сыйныф) икенче урын яулады.

Эльмира Шәйхуллина, Кышлау-Елга мәктәбенең башкорт теле һәм

әдәбияты укытучысы.

Фото архивтан.
Читайте нас: