Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
16 апрель 2018, 18:47

БДУның татар-урыс бүлегенә кабул итү кагыйдәләре үзгәрә

Бүлек “педагогик белем бирү” белгечлегенә күчеп, татар теле һәм әдәбияты, урыс теле укытучылары әзерли башлаячак.

Бүлек “педагогик белем бирү” белгечлегенә күчеп, татар теле һәм әдәбияты, урыс теле укытучылары әзерли башлаячак.


2016 елда Русия Хөкүмәте Һөнәри стандартлар кертү турында махсус карар кабул итте. Аның буенча хәзер югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр дипломнарында күрсәтелгән белгечлекләр буенча гына эшли ала. Ягъни гәзит-журналда эшләү өчен – “журналист”, мәктәптә эшләү өчен “укытучы” дипломына ия булу таләп ителә. Башкортстан дәүләт университетының татар-урыс филологиясе бүлеге бакалавриатын тәмамлаучылар моңа кадәр дүрт ел укып, “филолог” дипломы алып чыгалар иде. Кызганычка каршы, “филолог” дигән һөнәр булмау сәбәпле, алар мәктәпкә укытырга барса да, журналистика белән шөгыльләнә башласа да, бер еллык түләүле квалификация үзгәртү курслары үтәргә мәҗбүр булды. Өстәвенә, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, ихтыяҗ аз дип, “филология” белгечлегенә бирелгән бюджет урыннарын елдан-ел киметә барды. Былтыр татар-урыс бүлегенә нибары сигез урын бүленде. Читтән торып уку бүлеге исә бөтенләй ябылды.

Шуларны искә алып, Башкортстан дәүләт университеты татар-урыс бүлеге әзерләгән белгечлекне үзгәртте. Быелдан башлап бүлек татар теле һәм әдәбияты, урыс теле укытучыларын әзерли башлаячак, ягъни “педагогик белем бирү” белгечлегенә күчәчәк. Бүлеккә кабул ителүчеләрнең саны да арта – алар ундүрт кеше тәшкил итәчәк. Бу үзгәреш республикада татар һәм урыс телләрен укытучыларга ихтыяҗ зур булу белән аңлатыла. Бакалавриатта уку вакыты шулай ук озыная – биш ел тәшкил итәчәк.

Быелдан башлап, бүлеккә кабул итү имтиханнары да үзгәрә. Элек татар-урыс филологиясе бүлегенә керергә теләүчеләр урыс теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырса, хәзер бу исемлектән урыс әдәбияты фәне төшеп калды. Абитуриентлар урыс теле, җәмгыять белеме фәннәреннән – БДИ, татар теленнән университетның эчке имтиханын тапшырырга тиеш булачак.

Бакалавриатны тәмамлагач, студентларның укуны “филология” белгечлеге буенча магистратурада дәвам итү мөмкинлеге бар. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” магистрлык программасын тәмамлаучылар, биредә ике ел дәвамында белем алып, дәүләт оешмаларында матбугат секретаре, журналист, кадрлар хезмәте белгече һәм башка шундый кирәкле һөнәрләргә ия булачак. Ягъни, БДУның татар-урыс филологиясе бүлегенә укырга кереп, бер атуда берничә куянны алырга – укытучы, журналист, матбугат секретаре, социаль хезмәткәр, делопроизводитель һәм башка һөнәрләр буенча эшләргә мөмкин.
Читайте нас: