Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
11 апрель 2018, 11:33

Укучылар бәйге тотты

Күптән түгел укучыларның Бөтенрусия тикшеренү-туган якны өйрәнү эшләре бәйгесенең муниципаль этабы Аскын балалар ижаты үзәгендә үтте.

Күптән түгел укучыларның Бөтенрусия тикшеренү-туган якны өйрәнү эшләре бәйгесенең муниципаль этабы Аскын балалар ижаты үзәгендә үтте.

Анда Кышлау-Елга, Табаскытамак, Аскын, Петропавловка мәктәпләре укучылары катнашты. Алар эшләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан дәү әтиләре, авылдашлары, күренекле шәхесләр, авыл чишмәләре турында эшләрен яклап чыкты. Кышлау-Елга мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нурия Фәтхинурова, Аскын 2нче мәктәбеннән Айгөл Гайдуллина, Табаскытамактан Виктория Шакирова — беренче, Алсу Ризванова (Кышлау-Елга) — икенче, Петропавловка укучылары өченче урынга лаек булды. Шулай итеп жиңүчеләрнең эшләре Уфага жибәрелде. 29-30 мартта укучылар үзләренең эшләрен якларга башкалага ашыкты. 40 санлы «Биктырыш» балалар ижаты үзәге безне җылы каршы алды. Конкурска 45 район һәм 10 шәһәрдән 166 бала җыелды. Алар өчен экскурсия үткәрелде. Балалар үз куллары белән эшләгән күзнең явын алырлык әйберләр: батик, камырдан, саламнан, кәгазьдән ясалган эшләнмәләр тәкъдим итте. Утырышлар залында бәйгене ачу тантанасы үтте. Төрле номинацияләргә бүленеп укучылар аудиторияләргә таралды. Һәрберсендә 16-17 бала. Югары дәрәҗәдә әзерләнеп килгән укучылар югалып калмады. Мәртәбәле жюри әгъзалары аларга сораулар бирде.

Бәйгенең икенче көне Башкорт дәүләт университетында дәвам итте. Безне биредә зоология музее житәкчесе каршы алды. Экспонатлар турында мавыктыргыч итеп сөйләде, укытучылар университет белән таныштырды. Һәм түземсезләнеп көткән, дулкынландыргыч вакыт килеп житте. Зал тулы балалар һәм аларның җитәкчеләре тын да алмый жюриларны көтә. Ниһаять тәбрикләү башланды. Ура, без жиңүчеләр рәтендә. Кышлау-Елга мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нурия Фәтхинурова «Экологик туган якны өйрәнү» номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды (җит. Эльмира Шәйхуллина, Эльза Галиева), икенче урында — Табаскытамак укучысы Виктория Шакирова (Бөек Ватан сугышы номинациясе, җитәкчесе Глафира Фәершина), өченче урынны Аскын мәктәбеннән Айгөл Гайдуллина (Туган якны өйрәнү номинациясе, сыйныф җитәкчесе Айгөл Хәтмуллина) һәм Кышлау-Елгадан Алсу Ризванова (Якташлар номинациясе) бүлеште.

Дипломнарны алганнан соң ВДНХ залындагы тарих музеена юлландык. Аннан күп фәһемнәр алып, җүңү яулап туган районыбызга кайттык. Мондый мәртәбәле бәйгедә катнашуга ярдәм иткән өчен “Мельница” балалар иҗаты үзәге директоры Ләйсән Могътәбаровага ихлас рәхмәт белдерәбез.

Эльмира Шәйхуллина.

Кышлау-Елга мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: