Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
3 апрель 2018, 13:48

Бик күңелле үтте бәйрәм

Безнең «Акбузат» балалар бакчасында яңарак кына Нәүрүз бәйрәме үтте.

Безнең «Акбузат» балалар бакчасында яңарак кына Нәүрүз бәйрәме үтте. Тәрбияче Флидә Галләмова, музыкаль җитәкче Фәнилә Әхмәдишина әзерләгән чара бик күңелле, матур узды.

Белүебезчә, Нәүрүз — ул көн белән төн тигезләшүе турында хәбәр итә, җиргә чын яз килүен белдерә. Безнең балалар бакчасында да яз бәйрәмен матур-матур җырлар, шигырьләр, уеннар белән каршы алды кечкенәләр. Язны (Эльвира Фазлетдинова), явыз Убырлы карчык (Рәзидә Хәйрисламова) урлап китеп, нәниләр үзләренең моңлы җырлары, күңелле биюләре белән кирегә кайтарып алды. Бәйрәмнең азагында пешекче апалар әзерләгән тәмле күчтәнәч — коймактан авыз иттек, карачкы яндырдык, язны чакырдык. Бәйрәм балаларга бик ошады һәм канәгать калды.

Ләйсән Закирова.

Кашка авылы.
Читайте нас: