Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
7 март 2018, 13:44

Яңа спортзал ишекләрен ачты

Районда “Бердәм Русия” партиясенең күп кенә проектлары тормышка ашырыла.

Районда “Бердәм Русия” партиясенең күп кенә проектлары тормышка ашырыла. Шуларның берсе — “Балалар спорты”, ул физик культура һәм спортны үстерү өчен шартлар тудыруга, балалар, үсмерләр, яшьләрне актив тормышка җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Нәкъ шушы проект чикләрендә Кыйгазы урта мәктәбендә ремонтланган спорт залын тантаналы рәвештә ачу — мәктәп өчен генә түгел, район өчен дә шатлыклы вакыйга булды. Чарага район хакимиятеннән кунаклар чакырылды. Яңартылган спорт залын ачу уңаеннан кызыл тасманы кисү хокукы район хакимияте башлыгы Фларит Усманов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәрит Ганиевка бирелде.

— Безнең район дүртенче ел рәттән “Бердәм Русия” партиясе проектларында катнаша. Партия һәм халык арасындагы хезмәттәшлек ярдәмендә авылларны төзекләндерү буенча гаять зур эш башкарылды. Капиталь ремонттан соң бу залның ачылуы һәр балага спорт белән бик тә уңайлы шартларда шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Спортны үстерүгә игътибар бүлеп, киләчәк буынны лаеклы һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли алырбыз, дип ышанабыз, — диде Фларит Фоат улы үзенең чыгышында.

Мәктәп директоры Ринат Садриев спортзалның ачылуы уку йорты тормышында мөһим вакыйга икәнлеген билгеләде, район җитәкчелегенә, партия координаторы һәм кураторларына, ремонт эшләрендә актив катнашкан авыл халкына рәхмәт белдерде.

Кыйгазы мәктәбендә “Балалар спорты” проектын тормышка ашыруда актив катнашкан, ярдәм күрсәткәннәр партиянең урындагы бүлекчәсеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ремонтланган бина барлык заман таләпләренә җавап бирә. Тәрәзәләре, ишекләре, идәне алыштырылды, түшәм һәм стеналарына ремонт эшләнде, залда яңа җылыту, яктырту һәм вентиляция системалары урнаштырылды. Хәзер биредә укучылар спорт белән шөгыльләнә, сәламәтлекләрен ныгыта, ярышларга физкультура дәресләрендә генә түгел, кичләрен дә әзерләнә алачак.

Бәйрәм чарасына Кыйгазы мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән чагу флешмоб, концерт номерлары аерым ямь өстәде. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары оештырган “Күңелле стартлар” район ярышлары белән тәмамланды.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: