Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
27 февраль 2018, 13:40

Тәрбияче — изге һөнәр иясе

Нәни кешене тәрбияләүдә, аны шәхес итеп формалаштыруда балалар бакчасының ифрат зур роль уйнавы һәркемгә мәгълүм.

Нәни кешене тәрбияләүдә, аны шәхес итеп формалаштыруда балалар бакчасының ифрат зур роль уйнавы һәркемгә мәгълүм.

Биредә бала башлап коллективта яшәргә, яшьтәшләре белән аралашырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәнә. Шуңа да балалар бакчасының кирәклеге җәмгыятьтә бәхәс тудырмый, аның бала тормышында мөһим урын тотканын һәркем яхшы аңлый.

Кашка авылы “Акбузат” балалар бакчасының өлкән төркем тәрбиячесе Эльвира Фазлетдинова эшен бар күңелен салып, ихлас яратып башкаручы хезмәткәр. Бирегә эшкә ул 2007 елда килә, ә бер елдан читтән торып Уфа педагогия колледжын тәмамлый. Эльвира Кадим кызы эшен җәмгыятьнең, ата-аналарның ихтыяҗларын исәпкә алып, барлык мөмкинлекләрне файдаланып алып барырга тырыша. Балаларның бакчадагы тормышы матур, мәгънәле булсын, канәгатьлек китерсен һәм үсешләренә ярдәм итсен өчен һәр көнне үзенчәлекле, истә калырлык итеп оештыра.

Моны тәрбиячеләрнең декабрь аенда үткән район семинарында тәҗрибәсе белән уртаклашу мисалында да күрергә була. Ул анда “Ел мизгелләре агачы” темасына осталык дәресе үткәрә. Тәрбияче төрле бәйрәмнәр, күңелле стартларны даими оештыра, саф һавада экологик дәресләр тәҗрибәсен дә еш куллана. Балаларда кече яшьтән табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Шулай ук сәламәт тормыш рәвеше алып бару үрнәге күрсәтә, физкультура һәм спорт чараларының уртасында кайный.

— Балалар белән эшләргә яратам, аларның һәр көнне ниндидер ачыш ясауларын, үсүләрен, нәрсәгәдер өйрәнүләрен күрү зур куаныч. Сабыйларның бакчада тәрбияләнгән чорында күңелләренә матурлык, илсөярлек, татулык, ярдәмчеллек, дуслык тойгысы салырга омтылам, — ди Эльвира Кадим кызы.

Бу югары максатка ирешү өчен тәрбияченең фәкать тырышлыгы, ихласлыгы, эшен мөкиббән китеп яратуы, бала күңелен аңлый белүе, дөнья серләренә төшендерергә омтылуы ярдәм итә. Эзләнүчән, тынгысыз тәрбияче һәрчак яңа идеяләр белән янып яши. Сайлаган һөнәренә тугры калып, ун елдан артык намус белән башкарган эше бихисап Мактау кәгазьләре белән лаеклы бәяләнгән.

“Акбузат” балалар бакчасы белән авыл китапханәсе тыгыз элемтәдә тора, һәрдаим очрашулар оештырыла. Нәниләр — китапханәдә яки китапханә балалар бакчасында кунакта көннәрен үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Күптән түгел балалар белән француз әкиятчесе Шарль Перро әкиятләренә сәяхәт ясадык. Балаларга “Көлбикә” (Золушка), “Йокыга талган сылукай” (Спящая красавица), «Кызыл башлыккай» (Красная шапочка) әкиятләре яхшы таныш. Нәни дусларыбыз белән бергәләп әкиятләрне башкорт телендә укыдык, мультфильмын карадык.

Эльвира Кадим кызы белемен камилләштерү максатында һөнәри журнал-гәзитләр алдыра, китапханәнең актив укучысы. Тормышчан романнар укырга ярата: җиңел булмаган язмышлар, тирән уй-хисләр, үзара мөнәсәбәт мәсьәләләре кызыксындыра. Шулай ук җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Менә биш ел инде 920 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе вазифасын башкара.

Бүген ул тырыш хезмәткәр, тәҗрибәле тәрбияче, уңган хуҗабикә, бала җанлы, зирәк күңелле әни. Ике дистә елдан артык Радик Хәертдин улы белән бергә тормыш йөген тарталар. Мәхәббәт җимешләре булып дөньяга килгән кызлары Алсу белән Элинага һәм уллары Айдарга күркәм тәрбия биреп үстерәләр. Алсу әнисе юлын сайлый, быел Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалын тәмамлый, педагог-психолог белгечлеге ала. Айдар — 9, Элина 2 сыйныфта уңышлы укып йөриләр. Фазлетдиновлар зур хуҗалык тота, күпләп мал асрый, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә.

Балаларга матур белем һәм тәрбия бирүче, якты уйлар, изге ниятләр белән яшәүче һәм эшләүче Эльвира Кадим кызына уңышлар, илһам һәм иҗади казанышлар телим.

Гөлфия Сабирова.

Кашка авылы.
Читайте нас: