Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
6 февраль 2018, 13:15

Балаларның җәйге ялын үткәрү

Балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту, ялын оештыру буенча район ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышында

Балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту, ялын оештыру буенча район ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышында 2017 елда балалар һәм үсмерләр өчен җәйге савыктыру кампаниясенә йомгак ясалды.

Ял итү өчен шартлар тудыру мәсьәләсе тикшерелде. Анда Роспотребнадзор идарәлегенең БР буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин утырышны ачып, узган елгы савыктыру кампаниясе уңышлы үтүе турында билгеләде. Җаваплы кешеләрнең һәм күзәтүдә тотучы органнарның бердәм, тырыш эшләре нәтиҗәсендә азык-төлек белән агулану һәм башка бәхетсез очраклар булмады.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Фатихов доклад белән чыгыш ясады. Ул җәйге кампания узган еллардагы тәҗрибәне һәм билгеләнгән уңай тенденцияләрне исәпкә алып үткәрелде, диде. Бу, үз чиратында, балалар ялын сыйфатлы оештыруга ярдәм итә. Агымдагы ел максаты — балаларга ял урыннарында хәвефсез шартлар тәэмин итү, гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау.

Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Валерий Шерстобитов балалар ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә эшне җайга салу һәм күзәтүнең яңа таләпләре турында сөйләде. Ул таләпләр катгый, санитар нормаларга тәңгәл килергә тиеш диде. Су аеруча күзәтү астында. Лагерьларның скважиналардан, коелардан алынган суны файдалануга тиешле документлары булырга тиеш.

— Мондый документларны алу — четерекле мәсьәлә, ныкышмалылык таләп итә, — диде йомгак ясап район хакимияте башлыгының төзелеш, тормыш-яшәеш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров. — Мәктәп директорларына, “Сарс” лагере начальнигына, шулай ук авыл биләмәләре башлыкларына суга мондый сертификатны ничек тә тизрәк алу турында уйланырга кирәк.

Нина Николаева әзерләде.
Читайте нас: