Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
30 ноябрь 2022, 11:20

Сынауларда чыныккан көчле рухлы ханым

Фəгыйлə Хəйрислам кызы Əхмəтҗанова гаилəдə дүрт бала арасында иң өлкəне була.

Сынауларда чыныккан көчле рухлы ханым
Сынауларда чыныккан көчле рухлы ханым

Əнисенең 37 яшендə гомере өзелə, Фəгыйлə апага ул вакытта тик тугыз яшь кенə була. Шулай итеп, алар үги ана тəрбиясендə үсə. Əтисе бик уңган була, йортлар сала, авыр эшлəр башкара. Ул да бик яшьли — 43 яшендə бакыйлыкка күчə. Авырлык белəн үсəлəр. Шулай да Фəгыйлə апа тормыш сынаулары алдында сыгылып төшми, ышанычлы адымнар белəн алга атлый, 10 класс белемгə ия була. Якты килəчəккə зур өметлəр баглаган тырыш кызыкай Уфа шəһəрендə тегүче һөнəрен үзлəштерə. Аннары Тюйск авылына эшкə кайта. Соңыннан хезмəт юлын Күбиязда дəвам итə. Фəгыйлə Хəйрислам кызы 1992 елда Күбияз авылы мəдрəсəсенə укырга керə. Дин юлына басуына да быел 30 ел булган. Алты ел инде шушы юнəлеш буенча укыта. Тынгысыз ханым балачактан кул эшлəре белəн шөгыльлəнергə ярата. Авыр заманнарда 112 мендəр тышы чигеп сата. Шушы акчага балаларына кием-салым, уку кирəк[1]яраклары ала. Фуфайкалар, туннар, күлмəклəр тегеп авылдашларын куандыра. Тормыш иптəше Əснаф абый белəн алты бала — өч кыз һəм өч улга гомер бүлəк итəлəр. Хəзер һəрберсе үзаллы гаилə корып, гөрлəтеп дөнья көтə. Үкенечкə каршы, гаилə башлыгы бакыйлыкка күчкəн. Шулай да, Фəгыйлə апа, төшенкелеккə бирелми: булганына шөкерана кылып, биш вакыт намазын укып, балаларына, 16 оныгына терəк булып, аларның уңышларына куанып, горурланып гомер кичерə. Тынгысыз ханым бакча тутырып яшелчə-җимеш, чəчəклəр үстерə, кул эшлəре белəн шөгыльлəнергə дə вакыт таба

Сынауларда чыныккан көчле рухлы ханым
Сынауларда чыныккан көчле рухлы ханым
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: