Ышаныч
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
мәдәният
30 ноябрь 2022, 11:40

Сəнгатькə гашыйк ханым

Рəмилə Хəбибша кызы Юнысова сабыр да, уңган да, кулыннан килмəгəн бер генə эш тə юк, дисəк һич арттыру булмас.

Сəнгатькə гашыйк ханым
Сəнгатькə гашыйк ханым

Ул гаилəдə беренче бала булып дөньяга килə. Мəктəпне тəмамлагач, Стəрлетамак мəдəни-агарту училищесына укырга керə, һөнəр үзлəштерə. Яшь белгеч Күбияз авылы клубына эшкə кайта. Директор, художество җитəкчесе вазифаларын яратып, күңел биреп башкара. Төрле кичəлəрдə, спектакльлəрдə актив катнаша. Аның сəнгатьле итеп сөйлəгəн шигырьлəре, оста итеп башкарган рольлəре, җырлары халык күңеленə хуш килə. Чыгышлары һəрвакыт көчле алкышларга күмелə. Тынгысыз ханым китапханə эшчəнлегенə дə зур өлеш кертə. Күпмедер вакыттан соң башкаручан, җаваплы белгечне балалар бакчасына җитəкче итеп тəгаенлилəр. Шушы вазифада ун ел фидакарь хезмəт сала. Əмма Рəмилə апага хезмəт юлын янə мəдəният өлкəсе белəн бəйлəргə насыйп була — клуб директоры вазифасын йөклəтəлəр. Тынгысыз ханым биредə эшлəп лаеклы ялга чыга. Пенсиядə булуына карамастан, актив тормыш рəвеше алып бара, “Агинəйлəр коры” оешмасы əгъзасы да. Ул — мəрхəмəтле, бəхетле ана, ышанычлы тормыш юлдашы, хəстəрлекле дəү əни. Ак, пакь күңелле Рəмилə апа биш вакыт намазын калдырмый, ил-көнгə тынычлык, иминлек, һəммəсенə изге телəклəр юллап догалар кыла. Хəлəл җефете Финат Глимхан улы белəн күркəм тəрбия орлыклары салып өч ул тəрбиялəп үстерəлəр. Əлеге көндə бер улы илебез тынычлыгы сагында тора. Аның туган ягына исəн-имин əйлəнеп кайтуын телəп калабыз. Əйткəндəй, Рəмилə апа белəн Финат абыйның бер-берсенə кирəк-терəк булып яшəүлəренə озакламый 50 ел була икəн.

Светлана Сәлмәнова.

Сəнгатькə гашыйк ханым
Сəнгатькə гашыйк ханым
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: