Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
30 ноябрь 2022, 11:25

Күбиязның уңган, булган килене

Наталья Мильеровна Əбүбакирова Бөре районында туып-үскəн.

Күбиязның уңган, булган килене
Күбиязның уңган, булган килене

 Бөре медицина училищесында һөнəр үзлəштерə. Яшь белгечне юллама буенча Күбияз авылына җибəрəлəр, биредə фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Булачак тормыш юлдашын да шушы авылда очрата. Язмыш җиллəре яшь гаилəне Казахстан якларына юлландыра. Анда 20 елга якын гомер кичергəннəн соң, Күбияз авылына күчеп кайталар. Биредə социаль хезмəткəр булып эшли башлый. Үз карамагында булган əби-апаларга игътибарын бүлеп, хөрмəт күрсəтеп, төрле эшлəрен башкара. Билəмəдə үткəрелгəн һəр чарада актив катнаша, хатын-кызлар, ветераннар советы əгъзасы да. Тырыш ханымның эшлəре лаеклы бəялəнə, күп кенə Мактау грамоталары белəн бүлəклəнə, хезмəт ветераны. Тормыш иптəше Васил абый белəн өч бала тəрбиялəп үстерəлəр. Үкенечкə каршы, гаилə парына ачы югалту кайгысы кичерергə дə туры килə — бер улларының фаҗигале рəвештə гомере өзелə. Ана кеше күркəм сабырлыклар белəн яшəргə көч таба. Дəү əни белəн дəү əти балалары, оныклары уңышларына сөенеп яши. Һəр тырыш гаилəгə хас булганча, Əбүбакировларның хуҗалыклары зур, димəк, эшлəре дə тавык чүплəсə дə бетəрлек түгел. Наталья Мильеровна һəр аткан алсу таңга куанып, дөньядан ямь табып гомер йомгагы сүтə

Күбиязның уңган, булган килене
Күбиязның уңган, булган килене
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: