Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
30 ноябрь 2022, 11:05

Хөрмəтле мөгаллимə

Хатын-кыз ул мəңге ачылып бетмəгəн бер сер.

Хөрмəтле мөгаллимə
Хөрмəтле мөгаллимə

 Ул нинди генə сəлəткə ия түгел!? Оста хуҗабикə, тормыш иптəшенə ышанычлы терəк, баласына мəрхəмəтле əни, кирəк икəн җырчы — моңлы сандугач яисə биюче һ.б. Санап бетерерлек түгел. Бу сыйфатлар Əнфизə Хəтипҗановага чын-чынлап хас. Ул Үрмияз авылында туып-үсə. Тырыш кызыкай 10 класс белемгə ия була. Гаилə корып Казахстан якларына чыгып китəлəр. Əлбəттə, туган яклар үзенə тарта — күченеп кайталар. Биредə сатучы, пекарняда хезмəт сала. Нинди генə вазифаларда булмасын, һəрвакыт эшен җаваплы, намуслы башкара. Əнфизə Исламгəрəй кызы Күбияз авылыннан беренчелəрдəн булып Уфа шəһəрендə Лəлə Тюльпан мəчете кырында Русия ислам университетына укырга керə. Биредə алты ел дин нигезлəрен үзлəштерə. Авылда бу юнəлештə ир-егетлəргə, хатын-кызларга дини белем бирə. “Агинəйлəр коры” җəмəгать оешмасының актив əгъзасы моңлы җырлары, мөнəҗəтлəре белəн халык күңелен яулый. Əнфизə һəм Раузат Хəтипҗановлар бер ул һəм ике кыз үстерəлəр. Əнфизə апага бала югалту кайгысын да кичерергə туры килə — улларының бик яшьли гомере өзелə. Сигез яшьлек оныклары ятимлекне тоймасын дип, үзлəренə алып, сөю-назга төреп, төпле тəрбия биреп, олы тормыш юлына бастыралар. Бүген исə турун сөю бəхетенə дə ирешкəннəр. Булдыклы, уңган гаилə яшелчə-җимеш, агачлар үстерə. Бер-берсен ихтирам-хөрмəт итеп яшəүче бəхетле гаилə алтын туйларына да якынлаша икəн.

Светлана Сәлмәнова.

Хөрмəтле мөгаллимə
Хөрмəтле мөгаллимə
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: