Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
30 ноябрь 2022, 11:35

Борма-борма тормыш юллары

Ания Таҗиева бердəм тату булган Сания һəм Əгъзам Рияновларның күпбалалы гаилəсендə дөньяга беренче аваз сала.

Борма-борма тормыш юллары
Борма-борма тормыш юллары

 Əйткəндəй, Əгъзам абый алдынгы механизатор була, аңа берничə ел рəттəн “Социалистик хезмəт алдынгысы” дигəн мактаулы исем бирелə. Уңган, булган Сания апа биш балага белем, күркəм тəрбия бирергə дə, йорт мəшəкатьлəрен башкарырга да, совхозда эшлəргə дə өлгерə. Ания Əгъзам кызы мəктəпне тəмамлап, Казахстан якларына чыгып китə. Анда җылылык электр станциясендə химик лаборант булып эшкə урнаша. Аннары туган якларыма якынрак булыр дип, Свердловск өлкəсенə күчə, биредə хезмəт юлын керамика заводында дəвам итə. Бергə уйнап үскəн Фəзүт Хаҗиəкбар улы белəн гаилə коралар. Яшь гаилə Күбияз авылында төплəнə. Биредə Ания апа Күбияз совхозы фермасында лаборант булып эшли. Аннары хезмəт юлын почта бүлекчəсендə дəвам итə. Сөю-назга күмеп дүрт бала үстерəлəр, төпле тəрбия, югары белем бирəлəр. Ике кызлары бүген үзаллы гаилə корып яши. Дəү əни, дəү əти шатлыгына оныклары үсеп килə. Тик утырырга күнекмəгəн Ания апа кул эшлəренə дə вакыт таба. Гомумəн, булдыклы Таҗиевлар гаилəсе күплəп мал асрый, бакча тутырып яшелчə-җимеш үстерə.

Светлана Сәлмәнова.

Борма-борма тормыш юллары
Борма-борма тормыш юллары
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: