Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
30 ноябрь 2022, 11:30

Биш кыз үстергəн ана

Раушания Хəсəнова Илеш районының Иске Татыш авылында туган.

Биш кыз үстергəн ана
Биш кыз үстергəн ана

Максатчан кызыкай мəктəпне тəмамлаганнан соң, Бөре медицина училищесында һөнəр үзлəштерə. Дипломлы яшь белгеч хезмəт юлын Үрге Яркəй авылында башлый. Күбияз авылы егете Мөхəмəт Хəсəнов белəн чəчлəрен-чəчкə бəйлилəр. Яшь пар гаилə башлыгының туган төбəгендə төплəнə. Раушания апа биредə балалар бакчасында шəфкать туташы булып эшлəп лаеклы ялга чыга. Мөхəмəт Əснаф улы белəн берсеннəн-берсе тырыш, уңган, чибəр биш кызга гомер бүлəк итеп, күркəм тəрбия орлыклары салып үстерəлəр. Барысы да югары белемле, һəммəсе дə гаилəле. Бəхетле дəү əни белəн дəү əти сөеп туймас оныкларын сагынып көтеп алалар, аларга төрле уеннар, сабантуйлар оештыралар. Əйткəндəй, Раушания Мөхтəзə кызы Күбияз авылында беренчелəрдəн булып “Ана даны” медале белəн бүлəклəнгəн. Хəстəрлекле ханым төрле үлəннəр җыя, киптерə, чəйлəр эшли. Шул арада кул эшлəре белəн шөгыльлəнергə дə вакыт таба. Хəсəновлар гаилəсе һəрвакыт бердəм булып, ярдəмлəшеп, киңəшлəшеп яши, күплəп мал-туар асрый, бакча тутырып яшелчə-җимеш үстерə.

Светлана Сәлмәнова.

Биш кыз үстергəн ана
Биш кыз үстергəн ана
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: