Ышаныч
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
30 ноябрь 2022, 11:45

Баласына гомер, тəүфыйк сорап яши ана һəр көн Алладан

Шушы көннəрдə Башкортстан дəүлəт опера һəм балет театрында Əнилəр көне уңаеннан бүлəклəү тантанасы узды.

Баласына гомер, тəүфыйк сорап яши ана һəр көн Алладан
Баласына гомер, тəүфыйк сорап яши ана һəр көн Алладан

 Тантана башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хəбиров махсус хəрби операция вакытында һəлак булган геройларның һəм əлеге вакытта кулларына корал тотып, Ватаныбызны яклаучы сугышчыларның əнилəре белəн аралашты. «Бүген сезне бу залда күрүемə бик шатмын, шундый матур, сөекле, кадерлелəребез сез. Республиканың барлык əнилəрен дə чын күңелдəн иң назлы, дулкынландыргыч бəйрəм – Əнилəр көне белəн тəбрик итəсем килə. Əнилəр безгə тормыш, мəхəббəт һəм хəстəрлек бирə. Безне һəрчак яклыйлар. Төрле авырлыкларны җиңəргə булышалар. Хəрби һəм хезмəт батырлыкларына дəртлəндерəлəр», — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хəбиров, залда җыелган əнилəргə мөрəҗəгать итеп. Шушы күркəм чарада безнең районнан да олы ихтирамга лаек аналар: Карткисəктəн Илмира Хəлфəт кызы Əбрарова, Кашкадан Зөбəйдə Хөснимəрдан кызы Фəхретдинова, Күбияздан Фруза Шəрифҗан кызы Сагетдинова катнашты. Мəкалəмдə Фруза Сагетдинованың тормыш юлына тукталып үтəм. Ул Свердловск өлкəсендə дөньяга беренче аваз сала. Аңа җиде яшь булганда гаилə Күбияз авылына күчеп кайта. Тырыш кызыкай мəктəпне тəмамлаганнан соң, Аскын һөнəрчелек училищесында сатучылар əзерлəү курсында һөнəр үзлəштерə. Хезмəт юлын Мата авылындагы кибеттə сатучы булып башлый. Аннары шушы юнəлештə Əвəдəй авылында эшли. Тынгысыз Фруза Шəрифҗан кызы Үрмияз, Күбияз совхозлары фермасында савымчы булып та хезмəт сала. Шулай да үзлəштергəн һөнəре өстенрəк булып чыга — ул янə сатучы булып эшли башлый. Бу юлы — совхозның эшчелəр кооперативы кибетендə. Ə 2001-2011 елларда Аскын май заводында эшлəп лаеклы ялга чыга. Анда авыл халкыннан сөт җыеп тапшыра. Кул кушырып, кемнəндер көтеп утырырга күнекмəгəн Фруза апа пенсиягə чыккач та һөнəренə тугры кала, берничə ел сатучы булып эшли. Фруза Шəрифҗан кызы тормыш иптəше белəн дүрт балага гомер бүлəк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Һəрберсе үзаллы гаилə корып тормыш көтə. Əйткəндəй, бер улы өлешчə мобилизация чиклəрендə бүген хəрби əзерлек үтə. Алар көн дə телефоннан шалтыратып хəллəрен белешеп тора. Ил-көннəребез тыныч булсын, якташыбыз туган ягына исəн[1]имин əйлəнеп кайтсын дигəн телəктə калабыз.

Светлана Сәлмәнова.

Баласына гомер, тəүфыйк сорап яши ана һəр көн Алладан
Баласына гомер, тəүфыйк сорап яши ана һəр көн Алладан
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: