Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
30 ноябрь 2022, 10:50

Ана булу — олы дәрәҗә

Əнилəр көне уңаеннан Күбияз мəдəният йортында “Йөрəктəн - йөрəккə” дип аталган бик матур кичə оештырылды.

Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу — олы дәрәҗә

 Урындагы авыл билəмəсе башлыгы Ришат Габделхаев, район хатын-кызлар советы исеменнəн Айгөл Сөлəйманова тəбриклəү сүзлəре белəн чыгыш ясады. Аннары сəхнə түрендə төрле өлкəдə фидакарь хезмəт салып лаеклы ялга чыккан, балаларым, оныкларым дип җан атып яшəүче ханымнар: Əхмəтҗанова Фəгыйлə, Хəтипҗанова Əнфизə, Юнысова Рəмилə, Хəсəнова Раушания, Əбүбакирова Наталья, Таҗиева Ания урын алды. Күркəм чараны берсеннəн-берсе мəгънəле булган шигъри шəлкемнəр белəн үреп алып баручы Күбияз авыл мəдəният йорты методисты Зəлфирə Фатихова аларның тормыш юлы белəн таныштырды. Алар да, үз чиратында, буш кул белəн килмəгəн — кемдер җырлады, кемдер шигырь сөйлəде. Түбəндə аларның һəрберсе белəн кыскача таныштырып үтəбез. Бəйрəм урындагы мəктəп укучылары, үзешчəн сəнгать осталарының концерт номерлары белəн үрелеп барды. Чара урындагы «Агинəйлəр коры» белəн берлектə оештырылды. Закирə Гыйльметдинова җитəкчелегендəге җəмəгать оешмасы билəмəдə, гомумəн, районда үткəрелгəн бер генə чарадан да читтə калмый, дип əйтсəк һич арттыру булмас. Алар һəрвакыт фикерлəре белəн уртаклаша, тəкъдимнəрен кертə. Берсеннəн-берсе уңган, иҗади карашлы, заман белəн бергə атлаган ак инəйлəр əзерлəгəн ризыклар бəйрəм табыннарының күрке булып тора. Үз акчаларына бүлəклəр алулары да тик хуплауга гына лаек. Ə иң мөһиме, бу көнне аеруча игътибар махсус хəрби операциядə катнашкан, илебез тынычлыгы, аяз күк йөзе сагында торган ир-егетлəрнең əнилəренə бүленде. Батыр уллар үстергəн аналарга район хакимияте, “Бердəм Русия” партиясенең урындагы бүлекчəсе, Күбияз авыл билəмəсе исеменнəн күчтəнəчлəр тапшырылды. Əйткəндəй, кул эшлəре күргəзмəсе, аеруча Альбина Əгалəмова белəн Фəридə Минһаҗетдинованың бəйрəм башыннан ахырына кадəр йон эрлəп, оекбаш бəйлəп, Мəүдинə Искəндəрованың балан тиреп, бүкəнлəп утыруы чарага бер күркəмлек өстəде. Матур бəйрəм чəй табыны артында, ихлас аралашу белəн дəвам итте.

Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу —  олы дәрәҗә
Ана булу — олы дәрәҗә
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: