Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
16 июнь 2022, 10:35

Арбаш авылы дус-туганнарны җыйды

Бер туфракта аунап үскән, шушындагы елга-күлләрнең суын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тирә-якка таралыша һәм туган авылына кунак булып кына кайта. Ә күркәм итеп оештырылган авыл бәйрәмнәре авылдашларны кабаттан үзенә җыя, очраштыра.

Арбаш авылы дус-туганнарны җыйды
Арбаш авылы дус-туганнарны җыйды

12 июньдә Арбаш авылында да «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме гөрләп үтте. Бу көнне авылдашлар, туганнар, классташлар, дуслар бергә җыелды, шушы җирдә уйнап үскән балачаклары, яшьлекләре узган сукмакларны барлады. Бәйрәмдә Рәис Исламов, Александр Виноградов, Фәүхетдин Фәтхуллин катнашты.

Чараны тантаналы рәвештә Арбаш авыл Советы башлыгы Фәнил Зыятдинов ачып, килгән һәркемгә изге теләкләрен сүзләрен җиткерде, күңелле ял итүләрен теләде. Шулай ук Александр Виноградов, Рәис Исламов та тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады, ил-көнгә иминлек теләп, туган авылларын сагынып кайтучыларны, шулай ук биредә гомер итүчеләрне шушы матур бәйрәм белән ихлас котлады. Әйткәндәй, бу көнне арбашлылар туган авылларының 320 еллыгын да бәйрәм итте.

Арбаш авылы дус-туганнарны җыйды
Арбаш авылы дус-туганнарны җыйды
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: