Ышаныч
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
1 июнь 2022, 17:22

Бәйрәм күңелле үтте

1 июнь — Балаларны яклау көне уңаеннан Кашка авылында да күркәм чара үтте.

Бәйрәм күңелле үтте
Бәйрәм күңелле үтте

Бу чараны модельле китапханә мөдире Гөлфия Сабирова, авыл Мәдәният йорты методистлары Фәрзәнә Яруллина һәм Азат Әбүбакиров әзерләп үткәрде. Май аеның буеннан-буена яуган салкын яңгырлардан соң, җәйнең беренче көне искиткеч җылы, матур булды, чагу, кызу кояшы белән иркәләде. Күңелле көйләр иртән үк тирә-якка агылды. Гөлфия Сабирова балаларга матур ял теләде һәм китапханә ишекләре балалар өчен һәрчак ачык икәнлеген билгеләде., шулай ук кызыклы, фәһемле уен белән чараны ачып, сүзне Кашка авыл Советы башлыгы Ринат Галәветдиновка бирде. Ул балаларны бәйрәм белән котлап, җәйге каникулларда яхшы итеп ял итүләрен теләде. Шулай ук район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева да чарада катнашучыларга матур теләкләрен җиткерде.

Чараны кызыклы уеннар дәвам итте.

Бәйрәм күңелле үтте
Бәйрәм күңелле үтте
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: