Музыка композициясенең нигезенә барлык төбәкләрнең төрле географик объектларының биеклекләрен "Рускартография" белгечләре әверелдергән тавыш тирбәлешләре салынган. Шул рәвешле алынган 14 аерым композиция «Идел буе музыкасы» бердәм музыкаль әсәренә әверелде.
20 декабрьдән төбәк телеканалларында теге яки бу төбәкнең аудиовизуаль йөзен тапшыручы композицияләр тизер-фрагментлары барлыкка киләчәк. Ә туган җиребезнең музыка һәм ландшафтларының бөтен матурлыгын Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты сайтында күрергә мөмкин булачак http://pfo.gov.ru.
Премьера 27 декабрьдә булачак.