Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
10 сентябрь 2021, 11:59

“Пушкин картасы”н алырга әзерсезме, яшьләр?

Башкортстанның 350 меңнән күбрәк яшьләре “Пушкин картасы”н рәсмиләштерә ала.

“Пушкин картасы”н алырга әзерсезме, яшьләр?
“Пушкин картасы”н алырга әзерсезме, яшьләр?

Башкортстанда «Пушкин картасы» федераль программасына 21 мәдәният учреждениесе – 17 театр-концерт оешмасы һәм филиаллары белән дүрт музей кергән. Бу хакта республиканың мәдәният министры Әминә Шәфикова атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны төбәк башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

"Пушкин картасы" - Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән илнең барлык төбәкләрендә 1 сентябрьдән старт алган проект. Сүз «Мир» түләү системасының банк яки виртуаль картасы турында бара, аның балансында быел  3 мең сум булачак.  2022 елда – 5  мең  сум булачак. “Пушкин картасы”ннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр файдалана ала. Акчаны бары тик музейларга, театрларга һәм концерт залларына гына билетларга  тотарга була.

Автор:Таҗиева Руфина
“Пушкин картасы”н алырга әзерсезме, яшьләр?
“Пушкин картасы”н алырга әзерсезме, яшьләр?
Автор:https://omet-rb.com/articles/m-d-ni-mokhit-/2021-09-06/pushkin-kartasy-n-alyrga-zersezme-yashl-r-2493903
Читайте нас: