Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
26 июль 2021, 17:00

Олы Күл авылында зур тантана үтте

Олы Күл авылында аның 100 еллыгына багышланган стела ачылды. Шушы истәлекле чарага бик күп кунаклар, авылдан читтә яшәүчеләр җыелды.

Олы Күл авылында зур тантана үтте
Олы Күл авылында зур тантана үтте

Һәркемне туган як җепләре үзенә тартты. Озак еллар бер-берсен күрмәгән якташлар, авылдашлар очрашты бу көнне. Шулай ук шәҗәрәләр дә тәкъдим ителде, күпләр үзенең нәселен барлады.

Мондый матур чара белән биредәгеләрне үзе һәм район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов исеменнән район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм эчке сәясәт буенча урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева тәбрикләде.

Бу изге эштә авылдан чыгучы һәркем үз өлешен кертергә тырышкан: кемнәрдер акчалата, кемнәрдер эш белән ярдәм иткән.

 

 

 

Олы Күл авылында зур тантана үтте
Олы Күл авылында зур тантана үтте
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: