VI Бөтендөнья Фольклориадасы районыбызга килде. Аскынлылар бузур һәм әһәмиятле бәйрәмгә ныклы әзерләнгән: халык кәсепләре осталарының эшләреннән матур һәм бай күргәзмә оештырылган. Биредә ниләр генә юк: агачтан эшләнмәләр, киездән, каен тузыннан күзнең явын алырлык картиналар, сәйләннән, йоннан, җептән, тал чыбыгыннан үрелгән, бәйләнгән, тегелгән, чигелгән әйберләр, барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Ике башкорт ыруы: Балыкчы (Кашка һәм Солтанбәк авыл Советлары) һәм Кыр-Танып (Казанчы, Мотабаш, Кышлау-Елга авыл Советлары) вәкилләре куйган тирмәләр мәйданга аерым бер ямь биреп тора. Тирмәләрнең эче дә, тышы да борынгы көнкүреш әйберләре белән бизәлгән