Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәдәният
28 Май 2021, 10:15

Бәйрәм күңелле узды

27 майда Үрмияз авылы китапханәсендә район китапханәчеләренең семинары үтте. Кунаклар һәм катнашучылар игътибарына “Яулык бәйрәме” тәкъдим ителде.

27 майда Үрмияз авылы китапханәсендә район китапханәчеләренең семинары үтте. Кунаклар һәм катнашучылар игътибарына “Яулык бәйрәме” тәкъдим ителде. Маргарита Әүхәдиева әзерләп үткәргән бу чара һәркемнең күңеленә хуш килде. Шулай ук бәйрәмне оештыруда ярдәмләшкән авыл агинәйләрен, балалар бакчасы хезмәткәрләрен, мәктәп укытучыларын да билгеләп үтәргә кирәк. Җыр, бию, матур шигырьләр чараны тулыландырды. Яулык тарихы да һәркем өчен файдалы һәм кызыклы булды.
Озак еллар китапханә системасында хезмәт салучы һәм активларны бүләкләү тантанасы булды. Аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара муллыктан сыгылып торган чәй табыны артында тәмамланды. Кунаклар оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.
Читайте нас: